Совет Иглае

Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы

Совет Иглае (рус. Советское Иглайкино) — Россиянең Самар өлкәсе Чаллыбаш районындагы татар авылы. Краснояриха авыл җирлегенә карый.

Совет Иглае
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Чаллыбаш районы
Координатлар 54°18'45.5"тн, 50°54'28.3"кнч
Нигезләнгән 1921
Беренче телгә алу 1921
Халык саны 33 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Советское Иглайкино

Географиясе үзгәртү

Авыл Самара өлкәсенең төньягында, Югары Идел аръягында[1], урман-дала зонасында[2], районның административ үзәге Чаллыбаш авылыннан көньяк-көнбатышка якынча 15 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Климаты

Климат уртача континенталь, аз карлы салкын кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы 3,4 ° С. Иң җылы айның (июль) һава температурасы 19,4 ° C (абсолют максимум 42 ° C); иң салкын айның (гыйнвар) -13 ° C (абсолют минимум -47 ° C). Еллык уртача явым-төшем 498 мм, шуларның 339 мм апрельдән октябрьгә кадәр ява. Кар каплавы 151 көн дәвам итә.[1]

Вакыт зонасы

Совет Иглае, Самар өлкәсе шикелле үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан.

Тарихы үзгәртү

Авыл ТАССРның Октябрь районы Яңа Иглай (хәзерге Татарстанның Норлат районына карый) авылы кешеләре тарафынан 1921 елда[3] нигезләнгән.[4] 1931 елда 27 хуҗалык исәпләнгән.[4]

Халык саны үзгәртү

Халык саны
2010[5]
33
Милли составы

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, татарлар халыкның милли структурасында 43 кешенең 98% тәшкил иткән,[6] 2010 елда 33 кешенең шулай ук 98% тәшкил иткән.[7]

Мәгариф үзгәртү

1972 елдан башлап Совет Иглае төп гомуми белем бирү мәктәбе эшли (Кече Нурлат бистәсендә урнашкан). 1990-2013 елларда татар теле предмет буларак өйрәнелгән, хәзер – факультатив.[4]

Икътисады үзгәртү

1954 елда «Яңа тормыш» колхозы оеша, 1957 елда бистә «Рассвет» колхозы составына керә, 1989 елда «Надежда» колхозы оеша (2005 елга кадәр эшли). Хәзерге вакытта «Самара‑шикәр» ҖЧҖ, крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Схемы территориального планирования муниципального района Челно-Вершинский Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
  2. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  3. Гибадуллина Р.Р.. Исследование татарского этноса на территории Челно-Вершинского района: численность, традиции, культура. әлеге чыганактан 2021-01-11 архивланды. 2022-03-19 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Татарская деревня в местах компактного проживания татар в Среднем Поволжье: история и современность /Материалы круглого стола, проведённого в Институте татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук Республики Татарстан (Казань, 27.10.2017). Научный справочник. Отв. ред. Л.М.Айнутдинова, Б.Л.Хамидуллин. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2017. – 208 с., илл.
  5. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  6. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  7. Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.