Сисәнбай Хисмәтуллин

Хисмәтуллин Сисәнбай Хисмәтулла улы, Сисәнбай Хисмәтов (1844, Ләмәзтамак — билгесез) — әүлия, хаҗи, халык табибы.

Сисәнбай Хисмәтуллин
Туган 1844
Ләмәзтамак, Ләмәзтамак авыл советы[d], Россия
Үлгән XX гасыр
Әлма-матер «Рәсүлия» мәдрәсәсе

Биографиясе үзгәртү

1844 елда Уфа губернасы Златоуст өязе Ләмәзтамак авылында туган (хәзерге вакытта Башкортстан Республикасы Мәчетле районына карый). Ләмәзтамак авылында мәрхүм.

Сисәнбай Хисматуллин 13 яшендә Зәйнулла ишанның Стәрлебаш авылындагы мәдрәсәсенә (хәзерге Стәрлебаш районында) укырга китә. Бик яхшы укыганы өчен Казанда Касыймия мәдрәсәсендә укуын дәвам итү хокукына ия була.

Троицк шәһәрендә «Рәсүлия» мәдрәсәсен, Казан шәһәрендә дини семинария тәмамлаган. Казанда дини семинарияда укыткан да. Берничә тапкыр Мәккәгә хаҗ кылган. Туган авылына кайткач, мәгърифәтчелек һәм дәвалау белән шөгыльләнгән.

Сисәнбай Гарәбстаннан туры Казанга кайта һәм Касыймия мәдрәсәсендә табиб булып укыта.

Үлгән елы ачык кына билгеле түгел. Район энциклопедиясе мәгълүматы буенча 1917 елда мәрхүм дип исәпләнә. Шул ук вакытта 1917 елгы Бөтен Россия авыл хуҗалыгы исәбе (июль ае) исемлегендә теркәлгән. Хатирәләр буенча 1930-елларда мәрхүм булырга тиеш.

Сисәнбай хәзрәтнең бер малае, ике кызы була. Малае Гонсәр, кызлары Зөбәйдә һәм Гөлҗиһан. Әхмәтҗан мулла белән кода булалар.

Әдәбият үзгәртү

  • Мечетлинский район Республики Башкортостан. Краткая энциклопедия. — Уфа, 2000.