Синтез (ватерполо клубы)
«Синтез» — Казан шәһәреннән ир-атлар су тубы клубы.
Нигезләнгән | 1974 |
---|---|
Стадион | «Оргсинтез» бассейны |
Урыннар саны | 500 |
Президент | Ирек Зиннуров |
Тренер | Андрей Белофастов |
Урын | Казан, Хөсәен Ямашев проспекты, 7 |
Сайт | http://sintez-kazan.ru/ |
Тарих
үзгәртү«Синтез» су тубы клубы 1974 елның ноябрендә нигезләнә.
1975 елда «Синтез» РСФСР чемпионатынның беренче лигадасында катнаша башлый. 1977 елда команда РСФСР чемпионатының көмеш медальләрен яулый. Команданың биш уенчысы РСФСР җыелма командасы составына кертелә. Шул ук елда Казан су полочылары Бөтенроссия яшьләр уеннарында җиңү яулый.
1980 елда «Синтез» РСФСР чемпионатының алтын медальләрен яулый. 1985 һәм 1989 елларда су тубы клубы янәдән РСФСР чемпионатының чемпионы булалар.Су тубы буенча Россия чемпионатының югары лигасында «Синтез» командасы 1993 елдан бирле чыгыш ясый башлый. 1995 елда Казан су полочылары Европа Кубокларында катнашу хокукына ирешә.
2004 елның июнендә команданың баш тренеры итеп Захаров Владимир Николаевич билгеләнә. 2006—2007 еллар сезонында «Синтез» су тубы клубы үз тарихында беренче тапкыр су тубы буенча Россия чемпионы була, шулай ук «Len Trophy» Кубогын яулый.[1].
2010-2011 еллар сезонында команда икенче тапкыр су тубы буенча Россия Кубогына ия була. 2017 елда Андрей Белофастов клубның баш тренер итеп билгеләнә[2]. 2018 елның 2 маенда «Синтез» су тубы клубы тарихта беренче тапкыр су тубы буенча Россия Суперкубогына — «Адмирал Феодор Ушаковов Кубогы»на ия була[3].
Казанышлар
үзгәртүМилли
үзгәртү- Россия чемпионы (2007, 2020);
- Россия чемпионатының көмеш призеры (2006, 2008; 2010; 2012; 2013; 2014; 2016; 2017);
- Россия чемпионатының бакыр призеры (2005, 2009, 2011[4], 2018);
- 2005 һәм 2010 елгы Россия Кубогы иясе
- РСФСР чемпионы (1980, 1985, 1989);
- РСФСРның көмеш призеры (1977);
- Бөтенроссия яшьләр Уеннары җиңүчесе (1977, 1980);
Халыкара
үзгәртү- ЛЕН-трофи иясе (2007)
- ЛЕН-трофи финалисты (2006, 2016).
Состав
үзгәртү2018—2019 еллар сезонында «Синтез» су тубы командасы түбәндәге составта тәкъдим ителә:
№ | ФИО (тулысынча) | Туган көне | Спорт исеме |
1. | Бугайчук Алексей Юрьевич | 30.03.1989 | спорт мастеры |
2. | Рыжов-Аленичев Алексей Сергеевич | 20.02.1989 | спорт мастеры |
3. | Антонов Антон Олегович | 01.06.1983 | спорт мастеры |
4. | Магомаев Лев Русланович | 01.02.1989 | спорт мастеры |
5. | Одинцов Артем Александрович | 16.01.1988 | спорт мастеры |
6. | Гиниятов Адель Ильдарович | 22.01.1996 | спорт мастерлыгына кандидат |
7. | Фатахутдинов Артур Альбертович | 28.02.1984 | Халыкара класслы спорт мастеры |
8. | Закиров Арслан Рустемович | 22.03.1997 | спорт мастерлыгына кандидат |
9. | Манафов Равиль Амирович | 22.06.1985 | Халыкара класслы спорт мастеры |
10. | Нежинский Владимир Владимирович | 16.11.1995 | спорт мастеры |
11. | Макас Артем Петрович | 31.08.1993 | спорт мастеры |
12. | Васильев Егор Андреевич | 30.04.1996 | спорт мастеры |
13. | Зиннуров Эмиль Ирекович | 26.03.1999 | спорт мастеры |
14. | Зинатуллин Альберт Разимович | 27.04.1990 | спорт мастеры |
15. | Васильев Егор Денисович | 23.07.2001 | спорт мастерлыгына кандидат |
16. | Хазиахметов Искандер Рустемович | 03.07.1997 | спорт мастерлыгына кандидат |
17. | Чирков Игорь Сергеевич | 08.10.1999 | спорт мастерлыгына кандидат |
18. | Серебренников Никита Ярославович | 21.09.2001 | спорт мастерлыгына кандидат |
19. | Махиянов Аскар Ильмирович | 30.04.2001 | спорт мастерлыгына кандидат |
20. | Андриянов Артем Андреевич | 05.04.2001 | спорт мастерлыгына кандидат |
Бассейн
үзгәртү«Синтез» ватерполо командасының базасы — «Оргсинтез» бассейны. Ул 1973 елда Казан Органик синтез заводы акчасына төзелә[5]. Нигез салынганнан алып бүгенге көнгә кадәр (2021 ел) Казаноргсинтез тарафыннан финанслана. Бассейн бинасын реконструкцияләү һәм коммуникацион системаларны һәм җиһазларны модернизацияләү 2018 елда үткәрелә.
Бассейнда өч ванны урнашкан, шуларның берсе — 50 метрлы, 8 юл һәм 550 урынлык трибуналар бар.
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү