Сертификат

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

Сертификат - аерым фактларны һәм хәлләрне раслаучы документ (таныклык, шаһәдәтнамә). Ул түбәнләге төрләрдән тора:

  1. продукциянең (товарларның хезмәт күрсәтүнең) сыйфатын раслаучы документ;
  2. акцияләргә һәм башка кыйммәтле кәгазьләргә хокуклы булуны дәлилләүче финанс документы;
  3. акционерлык җәмгыятен финанс тәшкиләтендә теркәү турындагы документ
  4. кредит тәшкиләтенең үзенә сакларга акча бирелү турындагы кертем таныклыгы;
  5. дәүләт органнарының финанс буенча йөкләмәләрен дәлилләүче документ;
  6. затлы мәгъдәннәрнең сафлык дәрәҗәсен күрсәтүче келәймәне раслаучы документ һ.б.