Сергей Таборицкий

Сергей Таборицкий, Сергей Владимир улы Таборицкий (алман. Sergius von Taboritzki; 1897 елның 2 (15) августы (Алмания документларында туган елын 1895 дип күрсәткән), РИ, Санкт-Петербург — 1980 елның 16 октябре, АФР, Лимбург-ан-дер-Лан) — рус милләтче-монархисты, «Луч света» журналы мөхәррире, П. Н. Шабельский-Борк белән берлектә П. Н. Милюковка һөҗүм итүдә катнашкан, В. Д. Набоковны үтерүче. 1936—1945 елларда Алманиядә рус качаклары өчен Бюро җитәкчесе урынбасары, НСДАП әгъзасы (1942), сугыш җинаятьчесе, Гестапо белән тыгыз элемтәдә эш иткән.

Сергей Таборицкий
Туган 2 (15) август 1897(1897-08-15)
Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлгән 16 октябрь 1980(1980-10-16) (83 яшь)
Лимбург-ан-дер-Лан, Гиссен[d], Һессен, Федератив Алмания Җөмһүрияте
Ватандашлыгы
Һөнәре хәрби хезмәткәр, журналист
Сәяси фирка Национал-социалистик алман эшчеләр фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Иртә еллары

үзгәртү

Сергей һәм аның энесе Николай Таборисскийлар (ХХ гасыр башында аларның фамилиясен язу тотрыксыз булган; эмиграциядә «Таборицкий» вариантын кулланганнар) чукындырылган яһүд, тегүче һәм мода кибете хуҗасы Анна Владимир кызы (1889 елда чукындырылуга кадәр — Хана Вульф кызы Левис) һәм аның бергә торучысы — 2-нче гильдия сәүдәгәре Сергей Александр улы Запеваловның (Анна аның белән 1901 елда аерылышкан) никахтан тыш балалары булган; православлыкта тәрбияләнгәннәр. Таборицкийның әнисенең исем атасы булачак Синод обер-прокуроры В. К. Саблер булган. Шул ук вакытта абыйлар аның беренче ире, шулай ук яһүд Вульф Айзик улы Таборисский фамилиясен йөрткәннәр. 1887 елда, алар туганчы озак вакыт элек, Вульф илдән киткән. Документлар буенча алар соңгысының балалары дип саналган, чөнки әнисенең беренче никахы рәсми рәвештә 1899 елда гына өзелгән. 1902 елда әнисе 2-нче гильдия сәүдәгәре булган, 1910 елда дворян Марасановның улына кияүгә чыккан һәм Анна Марасанова булган, 1914 елның мартында Франциядә вафат булган. 1915 елда, әнисе үлгәч, Сергей һәм Николай Петроград дини консисториясенә уңышсыз мөрәҗәгать иткәннәр. Алар «рус православлык кешесе» балалары дип тануны һәм аларны «каин билгесеннән» азат итүне сорагангар[1]. Кардәшләр дини һәм монархия хисләренә сылтаганнар.

Гуревич реаль училищесын тәмамлаган (1915 елның көзе); Таборицкийның 1914—1915 елларда Кыргый дивизия составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу һәм яралану турындагы соңрак сөйләгәннәре ышанычлы түгел. 1915—1919 еллардагы эшчәнлеге турында документаль мәгълүматлар табылмаган. Кайбер мәгълүматлар буенча ул йөкләмәләр өчен офицер, Дәүләт Думасыннан фронтта махсус вәкаләтле депутат Г. М. Дерюгинның ярдәмчесе булган[2].

Монархия бәреп төшерелгәннән соң Украинада булган, аннан алманнар белән бергә Алманиягә киткән. Киевта Петлюра төрмәсендә монархист Пётр Никифор улы Попов (үзләрен «Шабельский-Борк» дип атаган) белән танышкан. Аннары эмиграциядә аның белән даими аралашкан.

Эмиграциясе

үзгәртү

Башта Берлинда, аннары Мекленбургта, ә 1922 елның гыйнварыннан мартына кадәр Мүнхенда яшәгән. Мөхәррирлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән («Луч света» журналында (Анда аның шигырьләре басылган) һәм «Призыв» газетасында[3]), П. Н. Милюковка һөҗүм алдыннан типография җыючысы булып эшләгән. Билгеле булганча, идеяләре аркасында большевикларның заказларын үтәүдән баш тарткан.

1921 елда Берлин урамында элеккеге Дәүләт Думасы депутаты А. И. Гучковны очраклы рәвештә очраткан. Таборицкий аңа ташланган һәм зонтик белән кыйнаган, моның өчен берничә көн җирле төрмәдә утырган[4].

Милюковка һөҗүм

үзгәртү

Шабельский-Борк белән бергә П. Н. Милюковка һөҗүм әзерләүдә катнашкан. Моның өчен аның белән бергә Мүнхеннан Берлинга килгән. Милюков лекциясендә Шабельский ату ачкан. Шабельскийга Набоков ташланган һәм аның кулына суккан, анда ул револьвер тоткан. Таборицкий исә Набоковка өч тапкыр аткан. Набоков йөрәгенә атудан вафат булган. Шуннан соң Таборицкий гардеробка юл тоткан. Киемнәрен алып, ул чыгуга барган, ләкин бер хатын: «Менә үтерүче!» — дип кычкыра. Шуннан соң Таборицкийны халык тоткарлаган. Урында ук вафат булган В. Д. Набоковтан тыш, үтермәкче булу вакытында 9 кеше яраланган. Шул исәптән Л. Е. Эльяшев һәм А. И. Каминка.

Шабельский-Борк һәм Таборицкий медицина тикшерүе икесе дә күптән наркотиклар кулланганнарын күрсәткән. Наркотиклар көчле дозада һөҗүм көнендә дә кабул ителгән[5].

Милюковка һәҗүм эше буенча процесс 1922 елның 3—7 июлендә Моабитта Берлин җинаять судында узган. Таборицкийны суд 14 елга каторга төрмәсенә хөкем иткән. Ләкин 1927 елның язында ул амнистия буенча азат ителгән.

Нацизм вакытындагы эшчәнлеге

үзгәртү

1936 елның маеннан — нацистлар тарафыннан оештырылган Алманиядә рус качаклары өчен бюро (Vertrauensstelle für russische Flüchtlinge in Deutschland) буенча генерал В. В. Бискупский урынбасары.

Таборицкийның бурычларына рус эмиграциясе картотекасын алып бару, аның кәефен сәяси яктан күзәтү кергән. ССРБ белән сугыш башланганнан соң, аның аша рус эмигрантлары арасында вермахт өчен тәрҗемәчеләр яллау башкарылган[6]. Таборицкий эшчәнлеге гестапо белән тыгыз элемтәдә барган. Таборицкий шулай ук гестапо хезмәткәрләрен яллау белән шөгыльләнгән[1].

1937 елның апрелендә НСДАПта (1931 елдан) булган Элизабет Фон Кноррега, астроном К. Х. Кнорреның оныгына өйләнгән. Күп санлы үтенечләр (шул исәптән Геббельс исеменә) һәм баш тартулардан соң Алмания ватандашлыгын алган (1938) һәм НСДАПка кергән (1942, гариза бирелгән көннән артка кабул ителгән — 1940). Ул аның әнисенең яһүд чыгышын яшергән һәм аңа алман тамырларын, ә уйлап чыгарылган әтисенә Владимир Василий улы Таборицкийга рус дворянлыгын йөкләгән. Дворян чыгышына дәгъва итеп, алман фамилиясен «фон» белән кулланган (von Taboritzki). «Яһүд демократиясе юлбашчысы» һәм «Алманияне нәфрәт итүче» Милюковка һәҗүм, аның өчен ул җинаять җәзасын үтәгән, яңа ватан алдында казаныш булган дип раслаган[1]. Ул Алманиядә беренче тапкыр «Сион акыл ияләренең протоколларын» танытуын ассызыклаган. Яһүдләр һәм суллар тарафыннан эзәрлекләүләр белән горурланган[1].

1939 елда Рус Яшьләренең Милли Оешмасын (РЯМО) оештырган[7]. Оешма СС турыдан-туры контроле астында булган. Ул Һитлерюгенд оешмасына охшаш һәм аның карамагында булган.

1939 елда Берлинга элек Парижда яшәгән Таборицкийның энесе Николай күченгән. Алманиядә ул чит ил радиосын тыңлап торган махсус хезмәттә эшләгән. 1941 елда Николай шулай ук Алмания ватандашлыгын алу турында гариза биргән. Алмания-совет фронтына тәрҗемәче булып барырга җыенган, әмма аңа ватандашлык бирүдән баш тартканнар[1].

Сугышның соңгы көннәрендә Сергей Таборицкий Берлиннан качкан, алга таба Лимбургта яшәгән. «Владимирский вестник» журналында (Бразилия) сирәк кенә басылуын дәвам иткән.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Петров, 2018
  2. «Незамеченное поколение» писателя Владимира Варшавского. О судьбе мужа и своей жизни рассказывает в Женеве переводчик Татьяна Варшавская.
  3. Таборицкийга нисбәтләнгән «Старый Киребей» псевдонимы кайбер чыганакларда [1] аңа түгел, ә Шабельский-Боркка карый.
  4. Дмитрий Зубарев. Слово и дело: письма Е. А. Шабельской из архива Департамента полиции.
  5. Результаты медицинского освидетельствования Шабельского-Борк и Таборицкого, приведённые в газете «Общее дело». Цит. по: Покушение на П. Н. Милюкова (Берлин, 28 марта 1922 г.) 2013 елның 17 февраль көнендә архивланган.
  6. Русская эмиграция и Великая Отечественная война.
  7. История НОРМ на сайте РПЦЗ. әлеге чыганактан 2012-10-19 архивланды. 2023-07-25 тикшерелгән.

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү