Грицай Сергей Иванович (14 февраль 1951 ел) — Россия хореографы, режиссер, пластика буенча педагог. Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)[1], Россия Федерациясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984, 1988)[2], Бөтенсоюз балетмейстерлар конкурсы лауреаты (1984, 1988). Россия Дәүләт премиясе лауреаты (2004)[1]. Башкорт опера һәм балет театры хореографы.

Сергей Грицай
Туган 14 февраль 1951(1951-02-14) (73 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Урыс балеты академиясе
Һөнәре хореограф

Биографиясе үзгәртү

Сергей Иванович Грицай 1951 елның 14 февралендә Ленинград шәһәрендә туган. А. Я. Ваганова исемендәге хореография училищесын тәмамлаганнан соң, 1984 елда, Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балетмейстерлар бүлеген (педагоглар: проф. И. Бельский, Н. Боярчиков, А. Макаров) тәмамлый. 1986 елда мәдәният министрлыгы каршындагы югары режиссерлар курсында белемен камилләштерә. Л. Якобсонның «Хореографик миниатюралар» Ленинград дәүләт балет труппасында стажировка үтә.

Дебюты: С. Рахманиновның «Алеко» операсында биюләр.

С. Спивак, В. Фокин, А Калягин, Г. Козлов, Г. Дитятковский, А Галибин, В Фильштинский кебек режиссерлар белән хезмәттәшлек итә. Мариин театрында А. Кончаловский, Ю Александров һәм дирижер В. Гергиев һәм башка күп кенә театр эшлеклеләре белән эшли.

Россия, Алмания, Нидерланд, Швейцария, Бельгия, Англия, Италия,Испания, АКШ театрларында эшли[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе;
  • Россия Федерациясенең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984, 1988);
  • «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясе лауреаты («Потерянные в звездах» спектакле өчен)[2].
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының медале (2015)[3].
  • Россия Дәүләт премиясе лауреаты — «Ревизор» спектакле өчен (2004)[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү