Сергей Бахвалов (1898-1963) — совет математигы, педагог.

Сергей Бахвалов
Туган 26 август 1898(1898-08-26)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 30 сентябрь 1963(1963-09-30) (65 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре математик
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты

Биографиясе үзгәртү

Сергей Владимирович Бахвалов 1898 елның 26 августында Мәскәүдә туган.

1917 елда армиягә чакырыла һәм румын фронтында артиллерия бригадасында хезмәт итә.

1918 елның көзендә Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә, әмма 1919 елда Кызыл армиягә мобилизацияләнә, анда 1924 елга кадәр хезмәт итә, ике елында Көнчыгыш фронтында батарея командиры була, ә 1922 елның көзеннән, хәрби частьлары Мәскәүгә күчерелү сәбәпле, армиядә хезмәт иткән көе университетта укуын дәвам итә.

1922 елда ««Об автополярных кривых» исемле үзенең беренче фәнни хезмәтен яза.

1925 елда, университетны тәмамлап, математика һәм механика институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Биредә С. П. Фиников җитәкчелеге астында 1929 елда кандидатлык диссертациясе яклый.

1930 елдан гомеренең ахырына кадәр университетның физика-математика (соңыннан механика-математика) факультетында эшли, 1935 елдан — профессор вазыйфасында. 1940 елда докторлык диссертациясе яклый.[1]

Бахвалов Мәскәү дәүләт университетының математика фәнни-тикшеренү институты каршындагы геометр Н. А. Глаголев җитәкчелегендәге махсус номографик бюро эшендә актив катнаша. Бу бюрода әзерләнгән номограммалар Хәрби-диңгез флотында, дошманның һава һөҗүменнән саклаучы зенит артиллериясе частьларында кулланыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Бахвалов артиллерия уты белән идарә итү приборлары теориясен эшли.[2]

Бахвалов аналитик, проекцион һәм сызым геометрия буенча лекцияләр укый һәм аеруча семинарлар үткәрергә ярата, матур һәм кызыклы мәсьәләләр һәм аларны чыгару ысулларын тәкъдим итә. Аның педагогик эшчәнлеге хезмәттәшләре А. С. Пархоменко һәм И. С. Моденов белән берлектәге «Сборник задач по аналитической геометрии» (1948 — 1-нче басмасы, 1957 — 2-нче басмасы.) һәм педагогия институтлары өчен дәреслекләрне: «Аналитическая геометрия» (Л. И. Бабушкин һәм В. И. Иваницкая белән берлектә, 1958 — 1-нче басмасы) һәм «Основания геометрии» (В. И. Иваницкая белән берлектә, 1972) язуда да чагыла.

Бахвалов төрле махсус семинарлар, шул исәптән — Н. А. Глаголев белән бергә — номография буенча гомуми Мәскәү семинары алып бара. 1953 елда югары геометрия һәм топология кафедрасында номография кабинеты ачыла, С. В. Бахвалов аның җитәкчесе була. Аның вафатынан соң кабинет бетерелә.

С. В. Бахвалов — 34 гыйльми хезмәт һәм 7 дәреслек һәм уку әсбаплары авторы; аның җитәкчелегендә 12 кандидатлык диссертациясе яклана. Ул зенит артиллериясе утына идарә итү приборы эшли (ПУАЗО).

Кызыл Байрак Хезмәт ордены белән бүләкләнә (1951)[1].

С. В. Бахваловның улы математик Н. С. Бахвалов.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Московский университет в Великой Отечественной войне — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — Б. 78. — 632 б. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.

Сылтамалар үзгәртү