Сент-Винсент һәм Гренадиналар

Сент-Винсент һәм Гренадиналар (ингл. Saint Vincent and the Grenadines, /seɪnt ˈvɪnsənt ænd ðə ɡrɛnəˈdiːnz/) — ул Кече Антиллар утраулар аркасында, Кариб диңгезенең көнчыгыш чигендә, соңгысы Атлантик океан белән очрашкан Җил Таба Утрауларның көньяк өлешендә булган утрау дәүләт. Ил шулай ук Сент-Винсент буларак билгеле.

Сент-Винсент һәм Гренадиналар байрагы
Сент Винсентта яшәүчеләр касаба икмәген ясыйлар (1910-ынчы елларда төшерелгән рәсем)
2001-енче елдан бирле хәзерге Сент-Винсент һәм Гренадиналар премьер-министры Ральф Э. Гонсальвес

Аның 389 кв. км (150 кв. миля) территориясе төп утрау Сент-Винсенттан һәм Сент-Винсент Утравыннан Гренадага кадәр сузылган кечерәк утраулар чылбыры булган Гренадиларның төньяк өчтән ике өлешеннән тора. Сент-Винсентның күпчелеге Гарасат Билбавы эчендә ята.

Сент-Винсенттан төньякка таба Сент-Люсия, көнчыгышта көнчыгыш Барбадос урнашкан. Сент-Винсент һәм Гренадиналар халык тыгыз урнашкан ил (1 кв. км га 300 яшәүче) һәм аның халкы якынча 102 000 кеше тәшкил итә.

Башкаласы һәм шулай ук төп порты Кингстаун. Сент-Винсентның Франция һәм Британия колониаль тарихы бар һәм ул хәзер Көнчыгыш Кариблар Дәүләтләренең Оешмасы (CARICOM), Милләтләр Дуслыгының һәм Америкалар өчен Боливариан Альянсның һәм Латин Америка һәм Кариб Дәүләтләрнең Җәмгыятенең (CELAC) әгъзасы булып тора.

Төп ана теле — винсент креол теле һәм рәсми тел — инглиз теле.

ДиннәрҮзгәртү

2001 елда илдә үткәрелгән халык санын алу мәгълүматы буенча, ил халкының 81,5 % ы үзләрен христиан итеп күрсәткән: англикан чиркәве тарафдарлары (ил халкының 17,8 % ы), илленчеләр (17,6 %), методистлар (10,9 %), җиденче көн адвентистлары (10,7 %), баптистлар (10,2 %), католиклар (7,5 %), инҗилчеләр (2,8 %) һ. б. христианнар. Ил халкының 2,5 % ы бернинди динне дә тотмый [1] яки динне күрсәтмәгән, 6,7 % ы башка динне тота: растафарилар (1,5 %), һинд динендәгеләр 3 768 (3,4 %)[2], мөселманнар 1 650 кеше (1,5 %). [3]. Христиан диненең көчле йогынтысы булса да, утрауларның күп кенә кешеләре традицион анимистик ышануларын саклый[4].

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

Хөкүмәт

Гомуми мәгълүмат

ИскәрмәләрҮзгәртү