Ларионов Семён Архипович (1915-1984) – Советлар Берлеге каһарманы.

Семён Ларионов
Туган телдә исем Ларионов Семён Архипович
Туган 1 апрель 1915(1915-04-01)
Чирмешән районы, Татарстан АССР
Үлгән 29 декабрь 1984(1984-12-29) (69 яшь)
Мирке районы[d], Җамбыл өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы һәм Днепр өчен алыш[d]
Хәрби дәрәҗә өлкән лейтенант

Тормыш юлы үзгәртү

Ларионов Семён Архипович 1915 елның 1 апрелендә Чирмешән районының Чирмешән авылында туган. 1933 елда механизаторлар курсын тәмамлап, тракторчы булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында 1942 елның апреленнән. Үзәк фронтның 65 армиясе 96нчы укчы төмәне 237нче укчы полкында ут взводы командиры өлкән сержант Семён Ларионов Украинаның Чернигово өлкәсе Репкин районы Радуль поселогы янында Днепрны кичкәндә зур батырлык күрсәтә. 1943 елның 16 октябрендә штурм төркеме белән Ларионов Днепрны кичә, аннан соң уңъяк ярдагы плацдармны яулап кулга төшерә. Командованиенең сугышчан бурычларын батырларча үтәгәне өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1943 ел 30 октябрь Указы белән өлкән сержант Ларионов Семён Архипович Советлар Берлеге каһарманы исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

Сылтамалар үзгәртү