Семык  (чирм. Семык) — мари халкының традицион бәйрәмнәренең берсе. Аның нигезендә ата-бабалар культы, авыл хуҗалыгы, гаилә һәм никах мөнәсәбәтләре белән бәйле йолалар ята[1]. Олы көн бәйрәменнән соң 7 атна узгач, Троица алдыннан бәйрәм ителә. Семык кон пайрем (үлгәннәрне искә алу көне) бәйрәм комплексына керә. Бәйрәмнең асылы үлгән туганнарны искә алудан һәм алардан хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышка ирешүгә хәер-фатиха сораудан гыйбарәт.

Семык
Семык
Рәсми исем Семык
Кабул ителү урыны Россия
Башлана июнь
Семык2
Семык3
Семык4

Бәйрәм традицияләре

үзгәртү

Марилар өчен чәршәмбе авыр көн санала. Ышанулар буенча, чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә сихер белән бәйле чиста булмаган көчләр (осал вий, локтызо, юзо, вувер) чыга. Алардан саклану өчен йорт биналарын, хуҗалык корылмаларын артыш төтене белән ысландырганнар, капкалар һәм ишекләр өстендә миләш ботаклары эләләр. Православ марилар корылмаларда тәреләр ясый. Бу төнне йорт хуҗалары урамнарда учаклар кабызалар, үз хуҗалыкларын явыз көчләрдән саклыйлар. Бу вакытта яшь егетләр авыл буйлап йөреп, бүрәнә белән капкаларны аударалар, өй яки мунча түбәсенә менеп, мич торбаларын томалыйлар, су салынган казаннарны аударалар. Аннары төн буе болында учак ягалар, уйнап-биек күңел ачалар. Таң каршылап, авылга кайталар, мунчада юыналар (мари. тӱвыт моча). Мунчаны гаиләнең өлкән әгъзалары таң алдыннан ягып җибәрә, коену өчен су төрле үлән төнәтмәләреннән ясала. Ышанулар буенча, бу авырулардан коткара һәм көч бирә. Вафат булган кешенең рухын мунчага чакыралар, аларга табак белән су һәм себерке куялар[2].

Семык бәйрәме берничә көн билгеләп үтелә. Иртән һәр йортта таба ашлары пешә, сыр (туар) ясала, тавык ашы (чыве шӱр) пешә. Бәйрәмдә мәҗүси һәм христиан гореф-гадәтләре бергә үрелә. Йорт хуҗасы табынга дога укый. Искә алу ризыгындагы шәм янып беткәнче табын артында утырырга рөхсәт ителә. Ашаганнан соң хуҗа бер шәм ала, ризык алып ишегалдына чыга. Анда шәм яндыралар, искә алу ризыклары калдыкларын җиргә салалар. Тәлинкәдә берничә коймак һәм йомырка кала. Әчетеп ясалган эчемлекне һәм аракыны 3 тапкыр җиргә түгәләр. Халык күзаллаулары буенча, шуннан соң вафат булган туганнарның җаннары йорттан китә дип санала.

Йокларга иртәнге 4-5 сәгатьтә яталар. Сәгать унга яки төшке ашка коймак, балык, йомырка, аракы, квас һәм башка ризык белән зиратка баралар. Кергәндә, зират капкасы янында, «капка сакчысы»на («шӱгар капка орол») бакыр тәңкәләр рәвешендә хәер калдыралар. Авыл халкы үлгән туганнарын һәм танышларын бер кабердән икенчесенә күчә-күчә искә ала. Алып килгән ризыктан берәр кисәк чеметеп алып, шулай ук бераз аракы һәм квас салып, «кабул булсын» («шужо»), дип кабатлыйлар. Үлгән туганнарын искә алганнан соң, авыл халкы өйләренә кайтып китә. Бу көнне бер-берсенә кунакка йөрешәләр.

Җомга һәм шимбә кунакка йөрешү, гөслә һәм сорнай уйнап җырлау, яшьләр уеннары һәм биюләр оештырыла, туйлар уздырыла.

Якшәмбе көн православие динендәге марилар Троица (Тройчын, Лышташ пайрем), ә дүшәмбе – Рухлар көнен (Мланде иланыме кече) билгеләп узалар. Бу көннәрдә җир эшләре тыела.

Татарстан Республикасында Семык 2009 елда республика халыклары бәйрәме статусын ала: 1 нче республика Семык бәйрәме 2009 елның 26 июнендә Мөслим районының Мари Бүләр авылында оештырыла; 2024 елның 15 июнендә Мамадыш районы Зур Шыя авылында 27 нче тапкыр уздырыла. Республикада Семык бәйрәмнәрен даими үткәрү урыннары булып Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарындагы мари авыллары, Татарстандагы марилар тупланып яшәүче урыннар санала. Шулай ук Мари Иле, Удмурт, Башкортстан республикаларыннан делегацияләр килә.

Фестиваль вакытында традицион спорт ярышлары һәм милли уеннар, егетләр өчен «Марий патыр» («Мари батыры») һәм кызлар өчен «Чевер Марий ӱдыр» («Мари гүзәле») конкурслары үткәрелә. Кунаклар өчен махсус ярышлар – аркан тартышу, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, көянтәләр белән йөгерү, колгага менү һ.б., шулай ук концерт программалары оештырыла[3]. Семык бәйрәме мари халкын милли-мәдәни берләштерүгә һәм аның үзешчән гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

Бәйрәмнән соң уздырыла торган йолалар

үзгәртү

Семыктан соң ике атна узгач, игеннәр өлгергән чорда, Сÿрем яисә Кÿсő[4] — корбан китерү чарасы уздыралар, бу вакытта күңел ачулар тыела. Чыганакларда бу көн 12 июль (Питрау) дип күрсәтелә. Мари халкы аны ике елга бер уздыра. Йола алдыннан марилар өч көн ураза тоталар, эчүдән һәм тартудан тыелып торалар. Сюрем йоласыннан соң икенче көнне мари авылларында зур бер төркем җайдаклар җыела һәм, шау-шу куптарып, чиста булмаган көчләрне авыллардан куалар[5]. Бу вакытта картлар традицион гыйбадәтләр уздыру мәсьәләләре буенча фикер алышалар[6].

Семык бәйрәменә бәйле сынамышлар һәм тыюлар

үзгәртү

Семык бәйрәме көнне аяз булса, яшелчә уңа.

Семык бәйрәме узуга, җеп буясаң, боз явар.

Семык бәйрәменнән соң бернәрсә дә утыртырга ярамый, чөнки алар үсмәячәк.

Семык бәйрәменә кадәр яланбаш йөрергә ярамый, башың авыртырга мөмкин.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
  1. https://tatarica.org/tat/razdely/narody/mari/semyk
  2. https://nbmariel.ru/content/prazdniki-naroda-mari-semyk-payrem-prazdnik-semik/ Праздники народа мари. Семык пайрем – праздник Семик
  3. https://nbmariel.ru/content/prazdniki-naroda-mari-semyk-payrem-prazdnik-semik/ Приглашаем всех на Республиканский праздник марийской культуры «Семык»!
  4. Калинина О. А. Весенне-летние праздники и обряды. Этнографическое наследие. Вып. 1: сб. материалов. Йошкар-Ола: МарНИИ, 2003. С. 19.
  5. Попов Н. С. Календарные праздники и обряды марийцев // этнографическое наследие. Вып.1: сб. материалов. — Йошкар-Ола: МарНИИ, 2003. с.85-93
  6. Калинина О. А. Весенне-летние праздники и обряды. Этнографическое наследие. Вып.1: сб. материалов. — Йошкар-Ола: МарНИИ, 2003.с.20

Әдәбият

үзгәртү
  1. Календарные праздники и обряды марийцев: сборник материалов / МарНИИ; сост. О. А. Калинина. – Йошкар-Ола, 2003. – 285 с. –(Этнографическое наследие; вып.1).
  2. Энциклопедия Республики Марий Эл. – Йошкар-Ола: [Галерия], 2009. – 872 с.: ил.