Светлана Захарова (1972)

Светлана Захарова — медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы; Бердәм сайлау округы, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы

Светлана Захарова
Туган телдә исем Захарова Светлана Михайловна
Туган 30 июль 1972(1972-07-30) (51 яшь)
Яр Чаллы шәһәре
Белем Казан дәүләт медицина университеты,Кемерово дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре,

Биографиясе үзгәртү

Захарова Светлана Михайловна 1972 елның 30 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. “Дәвалау эше” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын; “Социаль өлкә, иминият һәм сәламәтлек саклау менеджеры” белгечлеге буенча Кемерово дәүләт университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1995-2005 елларда-Яр Чаллы шәһәре шәһәр Советы депутаты.
  • 1999-2001 елларда-Яр Чаллы шәһәренең участок терапевты ставкасы белән берлектә 4нче шәһәр поликлиникасының баш табибы урынбасары.
  • 2001-2009 елларда-Яр Чаллы шәһәренең 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең баш табибы.
  • 2005-2009 елларда-Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутаты.
  • 2009 елдан 2014 елга кадәр-дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
  • 2014 елдан 2019 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.
  • 2014 елның ноябреннән — сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясен җитәкли.
  • 2019 елның сентябреннән-алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
  • 2019 елның сентябреннән-Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү