Светлана Бондарчук
Светлана Витальевна Рудская (1968 елның 17 декабре, Мәскәү, ССРБ) — Россия моделе, телетапшырулар алып баручы, Hello! журналының элеккеге баш мөхәррире, PR агентлыгы хуҗасы.
Светлана Бондарчук | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Светлана Витальевна Бондарчук |
Туган | 17 декабрь 1968 (55 яшь) Мәскәү, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | актёр, модель, телеалыпбаручы, эшмәкәр, кәчтүмче, алыпбаручы, мөхәррир, эшкуар, нәшир, фотомодель, баш мөхәррир |
Җефет | Фёдор Бондарчук[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүСветлана Бондарчук 1968 елның 17 декабрендә Мәскәүдә туа[1]. Әнисе Светлананы 17 яшендә таба. Әти-әнисе иртә аерылышканнар. Мәскәү дәүләт мәдәният институтыныңкитапханә факультетын тәмамлаган[2]. Яшь чакта фехтовкалау белән шөгыльләнгән, спорт мастерлыгына кандидат була[3].
Модель карьерасы
үзгәртүСветлана Бондарчукның әбисе Светлананың үз-үзенә ышанычы булсын өчен аны кастингка җибәргән. Светлана «Burda Moden» бәйгесендә җиңү яулый һәм модель була.
2007 елда Oriflame косметика фирмасының «йөзе» була[4].
Телевидение
үзгәртү«Домашний» телеканалында «Модная прививка»[5] һәм «Одень свою подругу» программаларында телетапшырулар алып баручы булып эшләгән.
«СТС» телеканалында Бондарчук «Ты — супермодель» телеконкурсының жюри рәисе һәм алып баручы була.
Нәшрият эшчәнлеге
үзгәртү2006 елдан 2020 елга кадәр «Hello!» журналының баш мөхәррире[6].
2008 елда үз проектын, «иртәгә әйләнә-тирә дөньяның ничек чиста булуына бәйле кешеләргә» багышланган «Icons» журналын башлап җибәрергә тырыша. Forward Media Group ярдәмендә журналның 10 номеры чыга. Журнал «иң сәер Россия глянецы» абруена лаек булып 2009 елда кризис аркасында ябыла[7][8].
Шәхси тормыш
үзгәртү- Беренче ире — Фёдор Сергеевич Бондарчук, кинорежиссёр, телетапшырулар алып баручы. 2016 елда аерылышалар[9][10].
- Улы — Сергей Фёдорович Бондарчук (1991 елның 29 ноябре), актёр[11]
- Кызы — Варвара Фёдоровна Бондарчук (1999 елның 5 мае).
- Килене — Татиана Михайловна Бондарчук (1989 елның 15 августы)[12], МГИМО тәмамлаган, 1988 елда Сеулда узган XXIV җәйге Олимпия уеннары чемпионы Михаил Мамиашвилиның кызы[13][14].
- Икенче ире — Сергей Харченко, дизайнер. 2020 елның 15 августында өйләнешәләр.
- Абыйсы — Григорий Витальевич Рудской (1982)[19]
Җәмәгать эшчәнлеге
үзгәртүСветлана Бондарчук 2011 елның декабреннән ел саен уздырыла торган Action хәйрия кинематографик аукционын үткәрә[20].
Сәяси активлык
үзгәртүДусты Полина Юмашева белән бергә 2011—2012 еллар митингларына чыккан. Шулай ук режиссёр Кирилл Серебренниковка ярдәмгә Басман суды янындагы акциядә катнаша[21].
Фильмография
үзгәртү- 1989 — «Сон в летнее утро» (кыска метражлы)
- 2006 — «Жара» — ир-ат киемнәре кибетендә сатучы
- 2012 — «Любовь с акцентом» — Ирина
- 2013 — «Прикосновение» (кыска метражлы) — кызның әнисе
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Это мой город: Светлана Бондарчук (2018-12-02).
- ↑ Светлана Бондарчук - Телеведущая, журналист, модель - Статьи, Фото, Видео - Свободная Пресса.
- ↑ Биографии звезд на Cosmo.ru: Светлана Бондарчук. әлеге чыганактан 2012-04-21 архивланды. 2011-10-03 тикшерелгән.
- ↑ Федор Бондарчук и его жена Светлана Бондарчук стали лицами Oriflame в России(үле сылтама) AdMe.ru, 29 января 2007
- ↑ Как стать телеведущей без помощи мужа 2012 елның 1 март көнендә архивланган. Интервью газете «Русский курьер» № 23 (555) от 12.06.2006
- ↑ Celebrity-рейтинг апреля Светские РИА Новости и Public.Ru — 14/05/2009
- ↑ «Мы заслужили право на жизнь на рынке» Интервью Олегу Кашину. 27/10/2008
- ↑ В России прекратят выпуск журнала ICONS Lenta.ru: Новости: 10.12.2009
- ↑ СВЕТЛАНА БОНДАРЧУК: О разводе, дружбе с Кадыровым и новой любви (2020-06-01). “Я не была никогда Бондарчук, всю жизнь Рудская была”
- ↑ Светлана Бондарчук о проблемах в браке с Федором: «Я ощущала одиночество» Starhit.ru
- ↑ Sveta R в Instagram: «Мой любимый мальчик, с днём рождения! Будь счастлив! @seregabondar…». Instagram. 2018-11-29 тикшерелгән.
- ↑ Сын Федора Бондарчука сломал нос своей супруге
- ↑ Новости — Тата Бондарчук — все материалы о звезде! | Последние новости 7Дней.ру
- ↑ В семье Фёдора Бондарчука — снова прибавление
- ↑ Александр Нечаев. Фёдор Бондарчук стал дедушкой. Газета «Комсомольская правда» // kp.ru (7 декабря 2012 года)
- ↑ Двухмесячная внучка Бондарчука засветилась в Интернете (2014-07-11). 2014-11-23 тикшерелгән.
- ↑ Федор Бондарчук покрестил внучку Маргариту (2013-03-06). әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2014-11-23 тикшерелгән.
- ↑ В семье Фёдора Бондарчука — снова прибавление
- ↑ Хорошая партия: на ком женился младший брат Светланы Бондарчук Woman.ru
- ↑ Короткометражки российских режиссёров стали лотами благотворительного аукциона. «Культура» (2013-12-03). әлеге чыганактан 2013-12-27 архивланды. 2013-12-27 тикшерелгән.
- ↑ СВЕТЛАНА БОНДАРЧУК: О разводе, дружбе с Кадыровым и новой любви (2020-06-01).