Сахаларның милли киеме

Сахаларның милли киемендә  — төрле халыкларга хассыйфатлар берләшә. Кием тулысынча поляр шартларга яраклаштырылган. Бу үзенчәлек аның тегелешендә дә, бизәлешендә дә ачык күренә.

Сахаларның «бууктаах сон»

Сурәтләнеше үзгәртү

Х гасырдан саха киеме үзендә төрле чыгышлы сыйфатларны җыя, үзенчәлекләрне туплый башлый[1]. Бу бигрәк тә өс киемендә ачык күренә.

Аны тегү өчен постау, жаккард ефәген, болан һәм поши тиресеннән эшләнгән замшаны (ровдуга), тире, төрле хайван йоннарын файдаланалар.

Кием бизәк-нәкышлар тегеп сырлана, мәрҗән, алкалар белән бизәлә[2].

Җәмгыятьтәге һәм мәдәни тормыштагы тарихи вакыйгалар һәм башка төрле йогынты аркасында үзгәрешләр кичергәндә дә, саха киеме үзенә хас милли сыйфатларын саклый алган.[3].

Материалы һәм тегелеше үзгәртү

 
Ирләрнең кафтаны

ХVII—ХVIII гасырларда, христиан диненә күчкәнчегә кадәр саха киеме башлыча табигый материаллар эшләнгән: күн, замша, йорт хайваннарының йоны кулланылган. Төрки халыкларга хас булганча, сахраларда хуҗалыкның төп тармагы булып терлекчелек тора: атлар һәм мөгезле эре мал тотканнар. Шуңа да бу табигый материалларга кытлык булмый.[4]

Кышкы киемне калынайту һәм бизәү өчен җәнлек тиреләрен катлап теккәннәр. Кием каптырмасына, җиңнәренә, аскы яктан ике буй итеп мех тегелгән.[3]

Читтән кайтарылган ефәк, йон тукымалар кыйммәт булган. Аны кулдан алмашу юлы белән алганнар һәм бизәү өчен апликация итеп кенә файдаланганнар.

Кытай киҗе-мамык тукымасы "дабы"дан эчке кием теккәннәр. Тик бу байларның гына хәленнән килгән. Ярлылар эчке киемне, җәйге киемне (күлмәк, халатка охшаш кием) юка замшадан теккән[5].

Күп кенә халыкларда кием теккәндә туры сызык буйлап киселгән өлге кулланыла. Ул бер яктан, материалның формасына, зурлыгына бәйләнсә, икенче яктан, аны тулырак, яхшырак тотарга ярдәм итә.[6]

Саха милли киемендә дә бу киң чагылыш таба. Көндәлек өчен тәгаенләнгән бөтен киемнәрдә дә гәүдә өлеше һәм җиңе туры киселә.

Хатын-кыз киеменең итәге, каптырмасы тире кисәкләре, мех, мәрҗән белән бизәкләнә.[7]

 
Хатын-кыз киеме «кытыылаах сон»

Купшыга киелә торган киемнәр, гадәттә катлаулырак, аскы итәге киңәйтеп, җәелеп киселә.

Җиңе иңбашында җыелып тегелә. Андый җиң төрен «бууктаах» дип атыйлар. «Буф» дигән төре дә бар. Аны бөрмәләп, җыерчыклап, вак чәнчеп, бизәк салып тегәләр.

Рус киеменнән алынган ысул ятмалы яка белән тегү дә кулланыла[8]. Байкал ягы халыкларына хас асимметрик каптырмалы кафтанны хәлле сахалар кигән. Каптырмалары затлы итеп, көмеш, мәрҗән, кыйммәтле мех тасмалар белән бизәлгән пальто теккәннәр.

Халыкларның милли киемнәрендә очраган үзара охшашлык бик тә кызыклы хәл. Халатка охшаган киемнең гәүдә өлешен җиңе белән бербөтен итеп кисү әнә шундыйлардан.

Бу киемне хатыннар җәен кигән. Аларның тегелеше алдагылардан нык аерыла. Тик көнчыгыш азиат халыктарыннан отып алынган мондый киселгән өлге, материалның чыгымы күплектән, киң кулланыш таба алмаган[5].

«Оноолоох, бууктаах» өлгесе үзгәртү

 
Хатын-кыз киеме «таҥалай сон»

Сахаларда кием өлгесенең киң таралган төре булып «оноолоох, бууктаах» тора.

Бу ысул урыслардан алынган, аннары урындагы халыкның мәдәни йолаларына ярашлы үзгәртеп кулланылган[8].

Мондый әйберләрнең арка ягыннан уртасындагы һәм кырындагы җәйләр буйлап бөрмәләре бар («оноо»). Шулай ук, җиңенең җилкә өлешендә бөрмәләр эшләнә («буук»).

Шундый итеп тегелгән пальтоны ирләр дә, хатын-кыз да кигән.

Төп аерма бизәлештә. Ирләрнең пальтосын тиредән яки киҗе-мамык тукымадан (даба) теккәннәр. Тукымадан тегелгән пальтога бәрхәттән яка һәм манжетлар куелган.

Хатын-кызларның андый юл белән эшләнгән пальтосы, нинди мизгел өчен тәгаенләнсә дә, мехтан яки замшадан тегелгән. Замшадан тегелгән пальтоны постаудан яки ефәктән апликация өстәп бизәгәннәр .

Әгәр тиренең зурлыгы кышкы (мәсәлән, кышкы пальто «саҕынньах») пальто өчен җитәрлек булмаса, замша, мех, тукыма кушып озынайтканнар.

Өс киеме өлгесенең тагын бер ысулы «кытыылаах» дип атала. Бу ысул соңрак, сәнәгать юлы белән җитештерелгән тукымалар була башлагач килеп чыга.

Ул «оноолоох»тан аермалы, каптырмасы, җиңе, итәге буйлап киң итеп ике юл постаудан тасма тегелә. Ул киемне хатын-кызлар салкынча көннәрдә киеп йөргәннәр.

 
«хассыат, халадаай»

Сахаларда кием өлгесенең иң борынгы ысулы «таҥалай» дип атала[9].

Бу ысул белән тегелгән киемнәр зур түгел. Замшадан (ровдуга) мех белән тегелә.

Җиңнең өске өлешенә мех куела. Кырыйдагы җөйләр ягыннан ерыклар калдырыла. Бил турысында ике яктан тимер алкалар куела. Киемнең шушындый ысул белән тегелгән төрләре һәр мизгел, һәр максат өчен дә киң таралган.

«Таҥалай» ысулының ачык мисалы булып мехтан кыскартылган җиңле кием тора. Күкрәк бөрмәсе (кокетка]] мәрҗән һәм көмеш белән бизәлә.

Бу киемнәр туй өчен тегелә[6]. Мондый әйберләр бик кыйммәт бәяләнә. Кадерләп кенә истәлек итеп саклыйлар. Нәсел буенча тапшыра киләләр.[10].

Мондый тегү ысулы ХХ гасыр башына кулланыштан чыга башлый. Хәзер инде бөтенләй юкка чыккан.

Аннары тукымалар күбәю сәбәпле саха киеме үзгәрешләр кичерә. Анысы инде кисү өлгеләрендә дә, тулаем алганда, киемнең төрләрендә дә чагылыш тапкан[11].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Стрелов Е. Д. 18 быуатта саха ҡатының кейеме һәм биҙәүестәре: (По археологическим материалам)// Сов. этнография. ─ Якутск, 1937. ─ Вып. 2-3. ─ С. 75—99.
  2. http://www.yakutcostume.ru/ 2013 елның 29 апрель көнендә архивланган. Якутский костюм
  3. 3,0 3,1 Заболоцкая З. М. Использование народной одежды якутов в экодизайне современного костюма. : Автореф. дис. …канд. искусств. СПб., 2010. ─ 18с.
  4. Гоголев А. И. Якуты (проблемы этногенеза и формирования культуры). ─ Якутск: Издание журнала «Илин», 1993. ─ 151 с.
  5. 5,0 5,1 Гаврильева Р. С. Одежда народа саха конца 17-се быуат аҙағы — 18 быуат уртаһы . ─ Новосибирск: Наука, Сибирское предприятие РАН, 1998. ─ 144 с.
  6. 6,0 6,1 Серошевский В. Л. Якуты: Опыт этнографического исследования. ─ 2-е изд. ─ М.: РОССПЭН, 1993. ─ 736 с.
  7. Костюм народов Средней Азии. Историко-этнографические очерки/ Отв. ред. О. А. Сухарев. ─ М.: Наука, 1979. ─ 240 с.
  8. 8,0 8,1 Сухарева А. О. История среднеазиатского костюма. Самарканд (2-я половина XỊX—XX в.). ─ М.: Наука, 1982. ─ 141 с.
  9. Носов М. М. Художественные бытовые изделия якутов XVIII-начала XX в. Альбом / Ред.-сост. и авт.предисл. И. А. Потапов. ─ Якутск: Кн. изд-во, 1988. ─ 103 л.ил.
  10. Маак Р. К. Вилюйский округ. ─ 2-е изд. ─ М.: Яна, 1994. ─ 592 с.
  11. Одежда народов Сибири/ Н. Ф. Прыткова, Л. В. Хомич, Е. А. Алексеенко, Ч. М. Таксами, Г. М. Василевич. ─ Л.: Наука, 1970. ─ 222 с.

Әдәбият үзгәртү

  • Жукова Л. Н. Одежда юкагиров. Учебное пособие. ─ Якутск: Издательство «Якутский край», 1996. ─ 142 с.
  • Константинов И. В. Материальная культура якутов 18 века (по материалам погребений)/ Якутский филиал СО АН ССРБ. ─ Якутск: Якутское книжное издательство, 1971. 212 с.
  • Носов М. М. Эволюционное развитие якутской одежды с конца XVIII до 1920-х годов// Сб. науч. ст. ЯКМ. — Якутск: Кн. изд-во, 1957. Вып.2. С. 116─152.
  • Петрова С. И. Свадебный наряд якутов: традиции и реконструкция — Новосибирск: Наука, 2006. — 104 с.
  • Смоляк А. В. Традиционное хозяйство и материальная культура народов Нижнего Амура и Сахалина. — М.: Наука, 1984. 248 с.