Саф күлеТатарстанның Лаеш районында урнашкан күл. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Саф күл
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Лаеш районы һәм Татарстан
Озынлык 0,17 km
Киңлек 0,9 km
Вертикаль тирәнлек 6,5 метр
Мәйдан 1,3 км²
Карта

География

үзгәртү

Сафкүле - чыгышы белән карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән сулык. Татарстанның Лаеш районында Травкино авылы янында, 0,6 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Хәерби, Кавал, Куян, Саламык күлләре белән меридиаль юнәлештәге түбәнлектә урнашкан. [1]

Текә ярлы озынча формалы күл. Күлнең озынлыгы 170 м, максималь киңлеге 90 м. Су өсте көзгесенең мәйданы 1,3 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м, максималь тирән урыны 6,5 м.[2]

Гидрология

үзгәртү

Күлнең күләме 40 мең м³.Суы саргылт төстә, үтә күренмәлеге 40 см. Суның тибы гидробонат-сульфат -кальцийлы. Җир асты сулары белән тотрыклы туена. [3]

Хуҗалыкта файдалану

үзгәртү

Урындагы халыкның ял итү урыны буларак файдаланыла, региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл (1978).

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Тышкы сылтамалар

үзгәртү