Саламык күлеТатарстанның Лаеш районында урнашкан күл.

Саламык күле
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Озынлык 1,88 km
Киңлек 0,18 km
Вертикаль тирәнлек 9 метр
Мәйдан 1,98 км²
Күләм 8 кубический километр
Карта
 Саламык күле Викиҗыентыкта

География үзгәртү

Саламык күле - чыгышы белән карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән сулык. Татарстанның Лаеш районында Саламык авылы янында урнашкан. Текә ярлы озынча формалы күл. Күлнең озынлыгы 1880 м, максималь киңлеге 180 м. Су өсте көзгесенең мәйданы 19,8 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м, максималь 9 м.[1]

Гидрология үзгәртү

Күлнең күләме 800 мең м³. Җир асты сулары белән тотрыклы туена. Суы сары төстә, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 64 мг/л, үтә күренмәлеге 80 см. Суның тибы гидробонатлы кальций. Язын кар эрегән вакытта, Саламык күлендә су биеклеге арта һәм аның көньяк чигеннән инеш агып чыга.

[2]

Хуҗалык тарафыннан файдалану үзгәртү

Су яткылыгы терлекләргә су эчерү, үсемлекләргә су сибү һәм балык тоту өчен кулланыла. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Тышкы сылтамалар үзгәртү