Сарымсак үләне
Сарымсак үләне (лат. Alliaria) – әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан икееллык үләнчел үсемлекләр ыругы.
Сарымсак үләне | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Alliaria Fabr., 1759[1] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Thlaspideae[d][1] |
Җимеш төре | кузакча[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Отто фәнни энциклопедиясе[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 33[d], New International Encyclopedia[d] һәм Ботанический словарь, 1878[d] |
Таралуы
үзгәртү5 төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – яфрак саплы сарымсак үләне (A. petiolata) бөтен җирдә дә очрый. Күләгәле урманнарда, куаклар арасында, ерымнарда, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчаларында үсә.
Ботаник тасвирлама
үзгәртү25-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, күксел куныклы. Яфраклары чиратлашкан, бөтен, түбәнгеләре – бөерсыман, озын саплы, өскеләре – йөрәксыман – озынча түгәрәк кыска саплы. Чәчәкләре вак, ак, чук чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – 4 кырлы кузакчык. Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-июльдә өлгерә. Орлыктан үрчи. Үсемлектән нык кына сарымсак исе килә (исеме шуннан).
Куллану
үзгәртүҮләнендә гликозид, С витамины, эфир мае, орлыкларында май бар. Халык медицинасында үлән төнәтмәсе тир чыгару һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.
Яфракларын тәмләткеч буларак файдаланалар.
Кәҗәләр өчен көтүлек азыгы булып тора.[2]
Сылтамалар
үзгәртү«Қазақстан»: Ұлттық энцклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев – Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 жыл. ISBN 5-89800-123-9, VII том
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Al-Shehbaz I. A. A generic and tribal synopsis of the Brassicaceae (Cruciferae) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant Taxonomy — Utrecht: IAPT, Wiley, 2012. — ISSN 0040-0262; 1996-8175 — doi:10.1002/(ISSN)1996-8175
- ↑ Сарымсак үләне :: Татарская энциклопедия TATARICA