"Самбандха" сүзе “мөнәсәбәт” дигән Санскрит төшенчәсе. Ул Санскрит грамматикасында һәм Гаудия-вайшнавизмда төп концепция булып тора.  Һинд дине традициясе контекстында, самбандһа-джнана мәгънәсе Сваям-бхагаван Кришна, Шакти, дҗивалар һәм дөнья арасында мөнәсәбәт. Тәңгәл килгән рәвештә самбандһа-джнанага өч таттва яки хакыйкать керә: Кришна-таттва, Шакти-таттва һәм җива-таттва.

Теология

үзгәртү

Гаудия-Вайшнавизмда Самбандһа ул Кришна, җива һәм материаль дөнья арасында мөнәсәбәт. Барлык җивалар мәңге рәвештә һәм башкача булмыйча Кришна белән мөнәсәбәткә ия, ул барлык мөнәсәбәтләрнең чын объекты. Кришна һәм җива арасында төп мөнәсәбәт булып хезмәтче мөнәсәбәте тора. Садхана ярдәмендә, аңа [[Кришна исемнәрен кабатлау]] (киртан һәм джапа), кешеләр Майядан (иллюзиядән) аерылалар һәм йөрәкләрендә Кришнага хезмәтче буларак  мөнәсәбәтне уята. Ведик әдәбият җиваның Кришна белән мәңге мөнәсәбәтенә карый. Мөнәсәбәтне һәм бу аңлау нигезедә теләсә-нинди дәвам иткән гамәлне аңлау "абхидхейя" дип атала. Према яки Кришнага саф мәхәббәткә ирешү һәм Кришна һәм аның якыннары компаниясендә , Голокага (рухи дөньяга) җитү тормышның иң олы максаты һәм  "праяоджана" дип атала. Гаудия Вайшнава традициясендә Санатана Госвами самбандһа-джнананың ачарьясы белән ассоциацияләнә. Санатана тарафыннан Вриндаванда куелган , Мадан Моһан Илаһы самбандһа белән ассоиацияләнә. Ышану буенча ул материаль ихтыяҗларга бәйле булудан азат булырга һәм Кришнага тугъры хезмәтне игътибар үзәгендә тотарга ярдәм бирә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  • Rosen, Steven J., 1994, Vaisnavism: Contemporary Scholars

Discuss the Gaudiya Tradition, Motilal Banarsidass Publ. [url=https://books.google.com/books?id=4IrQkw5x2o4C]

  • Singh, Nagendra Kr, 1997, Encyclopaedia of Hinduism,

publisher=Anmol Publications PVT. LTD., [url=https://books.google.com/books?id=CsJdsZ6Pya4C 2014 елның 14 август көнендә архивланган.] isbn= 81-7488-168-9}}

Additional reference: Tadatmya Sambandha: A study in Relation of Identity, R.I. Ingalalli 1990 ISBN 978-81-7030-239-1

 

Тышкы сылтамалар

үзгәртү