Салихҗан Галиев
(Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев битеннән юнәлтелде)
Салихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев (4 июль 1862 ел, Казан — 1931 ел, Казан) - җәмәгать эшлеклесе, педагог.
Салихҗан Галиев | |
---|---|
Туган | 4 июль 1862 Казан, Россия империясе |
Үлгән | 1932 Казан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Дары бистәсе зираты (Казан)[1] |
Әлма-матер | Касыймия мәдрәсәсе һәм Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Галимҗан Баруди һәм Габдрахман Баруди |
Биография
үзгәртүСалихҗан Мөхәммәтҗан улы Галиев Казанда туа. «Касыймия», Апанай, Бохараның «Мир-гарәб» (1882 елда тәмамлый) мәдрәсәләре шәкерте. 10 нчы мәхәллә җамигъ мәчете имам-хатыйбы (1890—1908, 1910 елдан соң), мөдәррис, мөгаллимнәр курслары оештыручы (1907). Вологда губернасына сөргенгә җибәрелә (1908). Ике ел буена Россиядә яшәү тыела. Төркиядә, Согуд Гарәбстанында мөһаҗирлектә була (1908—1910). 1931 елда Казанда вафат.
Төп хезмәтләре
үзгәртү- Фәтех әт-тәҗвид.— Казан: Типо-лит. Имп. ун-та, 1893.— 12 б., 1895.— 12 б.
- Сарыф гарәби. — Казан: Домбровский матб., 1898.— 76 б.
- Тәкъриб әл-әзһан мин тәҗвид әл-Коръән.— Казан: Типо-лит. Имп. ун-та, 1900.— 24 б.
Чыганаклар
үзгәртү- Әмирхан Р. Иманга тугрылык.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.— 233 б.
- Юсупов М. Галимджан Баруди.— Казань: Татар. кн. изд-во, 2003.— С. 42, 43.
- Медресе г. Казани в XIX — нач. ХХ вв.: Сборник документов и материалов.— Казань: Гасыр, 2007.— С. 76, 92, 129, 157, 161, 165.