Бу яшелчәдә В, Е, К группасы витаминнары бар, каротин, аскор­ бин кислотасы бик күп. Салатта кобальт, кальций, тимер, фосфор, магний, , йод, цинк, калий кебек микроэлементлар табарга була. Соңгысы салатта ' барлык микроэлементларның өчтән бер өлешен тәшкил итә, ә калий йөрәк мускуллары өчен бик файдалы. Үсемлектә шулай ук фолий кислотасы һәм хлорофилл бар, ул бигрәк тә салатның каракучкыл төстәге яфракларын­ да күп. Салат ашагач, кандагы артык холестерин кими, гемоглобин һәм эритроцитлар ясалу көчәя. Салат (чи яки пешерелгән килеш) сары авыруы, шикәр диабеты, калкан- сыман биз авырулары, атеросклероз, гипертония, сидек-җенси әгъзалар сферасында ялкынсыну булганда кулланыла. Салат яфракларындагы лактуцин дип аталган матдә нерв системасын тынычландырырга ярдәм итә һәм йокыны яхшырта. Р витамины кан тамырларының уалучанлыгын киметә. Сабакларыннан чыккан сок авыртуны басучы чара санала. Уыл­ган орлыкларыннан ясалган сулы төнәтмә бала имезүче әниләргә сөтне арттырырга булыша. Гомумән, салат үсемлеге балалар өчен бик файдалы. Салатны эч киткәндә, метеоризм булганда, ашказаны һәм уникеилле эчәк „ авырулары көчәйгәндә кулланырга ярамый. Халык медицинасында салат бик күп кулланыла. * Сару кайнаганда. Унлап салат яфрагын ваклагыз. Шуңа бер стакан кайнаган су (бүлмә температурасындагы) салып эчегез. * Хроник гастриттан. 1,5 аш кашыгы яфракка 1 стакан кайнар су салып 2 сәгать төнәтергә. Бу — 1 көнлек норма. Бер эчкәндә яртышар стакан эчәргә. * Битне чистарту, нерв системасын ныгыту һәм ашказаны эшчәнлсген яхшырту өчен. 100 әр мл томат һәм салат согын кушып, аңа 200 мл миндаль сөте өстиләр. Көненә шундый 100 мл катнашма эчәргә кирәк. Миндаль сөтен болай әзерлиләр. 1 стакан миндальне юып аңа 3 стакан су салалар. Ул шул килеш төн куна. Иртән суын түгеп, янә 3 стакан су өстиләр. Блендер белән 1 минут дәвамында миндальне вак ярма, порошокка әйләнгәнче вакларга, сыекча ак төс алырга тиеш. Катнашманы сөзәргә, шушы сыеклыкны миндаль сөте дип атыйлар. 1 *Атеросклероздан. Көненә 3 тапкыр чирек стакан витаминлы катнашма эчәргә кирәк. Аны ясау өчен шалкан, кишер, салат һәм чөгендер сокларын = бергә болгатырга кирәк. *Иөткерүдән дәва. Ярты кашык кипкән салат яфрагына 1 стакан кайнар су салырга. 2 сәгать төнәткәннән соң сыгырга һәм көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәргә.

Салат
Сурәт
Халыкара фәнни исем Lactuca L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Cichorieae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксономик төр L. sativa[d]
Нәрсәнең чыганагы Лактукарий[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=6451[7]
 Салат Викиҗыентыкта

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 80(1) / мөхәррир Y. Ling, C. Shih — 1997.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе