Салават (гоноратив)
Салләллаһу галәйһи вәссәлам (гарәп. صلى الله عليه وسلم, «аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!») — мөселманнар тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең исеме телгә алудан соң әйтелгән фраза. Текстларда күбесенчә с. г. в. -гә кадәр кыскартыла. Гарәп текстларында «сад» (ص) хәрефенә кадәр кыскартыла.
Юникодта бу фраза өчен махсус символы бар — U+FDFA ﷺ (Arabic Ligature Sallallahou Alayhe Wasallam)[1].
Искәрмәләр
үзгәртүБу — Ислам турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |