Салават Кәримов (1914)

Язучы Салават Кәримов белән бутамаска.[1]

Салават Кәримов
Туган 15 сентябрь 1914(1914-09-15)
Янгелде, Сатмыш авыл җирлеге[d], Апас районы, Татарстан АССР
Үлгән 11 май 1986(1986-05-11) (71 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Совет-фин сугышы

Салават КәримовСоветлар Берлеге каһарманы.

Биографиясе үзгәртү

Салават Хәким улы Кәримов 1914 елда Кайбыч районы Янгилде авылында туган. Хезмәт юлы туган авылында - колхозда башлана. 1934 елда Свердловск шәһәренә китә, слесарь булып эшли. Ак финнарга каршы сугышта катнаша.

1943 елда Әхмәт Ерикәйнең "Советлар Союзы Герое Салават Кәримов" дигән кечкенә генә китабы нәшер ителә. Китапта сүз Салават Хәким улы Кәримов турында. Сугышның иң кызган чагы. Илдә хәл авыр, бөтен халык бер омтылыш белән яши: "Бөтенесе фронт өчен, бөтенесе җиңү өчен!" Барлык ресурслар, материаль байлыклар, шул исәптән кәгазь дә исәптә, һәм менә шундый чакта данлы якташыбыз турында китап чыга. Димәк, ул кирәк булган, ул да җиңүгә файда иткән. Татар телендә басылып чыккан бу китап сугышчыларны батыр булырга, илбасарларга каршы Салават Кәримов кебек каһарманнарча, кыю сугышырга өйрәтә.

Кече лейтенант С. Кәримовның бүләкләү кәгазендә яу кырында аның башыннан кичкән җиде вакыйга тасвирлана. Беренче тапкыр Салават үзен 1941 елның 17 октябрендә Фролово авылы янында барган бәрелеш вакытында күрсәтә. Куаклыкта засада өчен бик уңайлы урын табып, шунда снайпер винтовкасы белән урнаша да, фашистларны чүкеп кенә тора. Пуляларның берсен дә җилгә очырмый, бер көндә генә дә ул дошманның 3 офицерын, 10 солдатын юк итә. Шуннан соң җитез сугышчыны отделение командиры итеп билгелиләр.

Икенче бәрелештә дә командир үзе үрнәк күрсәтә. Салават кул пулеметы белән төз атып, һөҗүм итүче дошман сафларын шактый сирәкли. Аның үрнәге иптәшләрен рухландыра. Калкулык итәгендә инде дистәләгән дошман солдатлары кырылып ята. Дошманның һөҗүме сүрелә, аның каушап калганлыгы сизелә. Өстәвенә, безнең артиллерия телгә килә һәм шул чакта көтелмәгән хәл була: безнең сугышчылар "ура" кычкырып контр-атакага күтәрелә һәм илбасарларны куып китәләр. Дошманның 37 солдаты һәм офицеры юк ителә. Аларның документлары, 81 миллиметрлы минометлары, бик күп патроннары, миналары безнекеләр кулына төшә. Салават Кәримов батыр разведчик буларак та дан казана. Хәлне тиз арада бәяләп, катлаулы мизгелдә дөрес карар кабул итә белүе, искиткеч тәвәккәллеге аңа дошман тылында бик кыен бурычларны башкарып чыгарга да, "тел" алып кайтырга да ярдәм итә.

Сугышчан заданиеләрнең берсе турында аның бүләкләү кәгазендә мондый язма бар: "1941 елның 28 декабрендә полк Перлево авылына һөҗүм иткәндә, Салават Кәримов авылның көньягын-калкулыкны үз ротасы белән бе¬ренче булып алды. Дошманның көчлерәк гаскәре, күрше роталарга һөҗүм иткәч, иптәш Кәримов үзенең подразделениесе белән, безнең сугышчыларның чигенүен каплап торды һәм үзе приказ булгач кына чигенде. Шуның белән ул, подразделениеләрнең камалыштан чыгуын тәэмин итте. Шунда иптәш Кәримов яраланды".

Ржев - Торопец юлыннан һөҗүм итеп килгәндә, Кәримов ротасы беренче булып, Погорелки авылына бәреп керә. Командир һәрвакыттагыча кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтә. Аның ротасы дошманның 32 солдатын һәм офицерын юк итә. 6 автомат, 3 пушка, 100 ләп мотоцикл һәм велосипед, 100 дән артык автомашина безнекеләр кулына төшә.

Тиздән кече лейтенант Кәримов батальон командиры итеп билгеләнә. Бу яңа сыйфатта ул ничек сугыша соң? Бүләкләү кәгазендә мондый юллар бар: "1942 елның 31 январенда, батальон белән командалык итеп, иптәш Кәримов биш сугышчысы белән Струйское авылындагы бер өйдә 14 фашистны атып үтерә, икенче йортта йоклап яткан 13 солдатны гранаталар белән юк итә. Авылдагы фашистлар арасында паника куба һәм шунда безнекеләр бәреп керә. 4 пулемет, 3 автомат, 30 винтовка, 1 рация һәм күп кенә сугыш кирәк-яраклары кулга төшереп, батальон 300 гитлерчыны кырып сала. 1942 елның язында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында Указ игълан ителә. Бу вакытта Салават Кәримов әле госпитальдә ята. Бераз дәвалангач, аны Мәскәүгә чакыралар һәм аңа Ленин ордены белән "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.

Чыганаклар үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.

Сылтамалар үзгәртү

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему и рядовому составу Красной Армии» от 5 мая 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 23 мая (№ 18 (177)). — С. 1.