Рөстәм Әгъзам улы Хуҗин (1972 елның 30 гыйнвары, Казан, РСФСР, СССР) — Россия футболчысы, тренер, Россияның беренче дивизионы җиңүчесе (2003, Пермь «Амкар»ы составында), РФ икенче дивизионының «Үзәк» зонасы җиңүчесе (1996, Мәләкәс «Лада»сы составында, 1997, Казан «Рубин»ы составында), «Рубин-2» (2007), «Амкар» (2012—2013), «Нефтехимик» (2013—2016) футбол клубларының баш тренеры.

Рөстәм Хуҗин
Туган 30 гыйнвар 1972(1972-01-30)[1] (52 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Җиңү проспекты, Казан[2]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы, футбол тренеры
Спорт такымы әгъзасы Нефтехимик, Рубин, Ротор, Академия[d], Рубин, Амкар һәм Рубин

 Рөстәм Хуҗин Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Рөстәм Хуҗин 1972 елның 30 гыйнварында Казанда туа. 1988 елдан башлап Казан «Рубин»ы өчен ил беренчелекләрендә уйный. 1993 елгы сезон барышында Волгоградның «Ротор»ына күчә, әмма сезон азагына кадәр Казан клубына кире арендага бирелә[3]. Шул ук елны «КАМАЗ» уенчылары базасында төзелгән Россия студентлар җыелма командасы составында Баффалода (АКШ) узган җәйге Универсиаданың футбол турнирында катнаша[4].

1994 елдан «Ротор» өчен чыгыш ясый башлый. 1994/95 елгы УЕФА Кубогының Волгоград клубы өчен «Нант»ка каршы кунак матчында уйный (0:3). Яңа тренер Виктор Прокопенко аны составка куйудан туктагач, клубтан китә. 2000 елда «Амкар» белән контрактка кул куя һәм шунда ук, Станислав Красулинны алмаштырып, команданың төп сул сакчысы була. Бер елдан команда капитаны була.

2005 елда «Рубин»га әйләнеп кайта. 2006 елның 19 августында «Ростов» — «Рубин» дублерлары чемпионатының 16 нчы туры матчының 7 нче минутында Хуҗин авыр җәрәхәт ала (аяк сына)[5]. Сезон ахырына кадәр сакчы яңадан торгызыла алмый һәм карьерасын тәмамлау турында карар кабул итә[6].

Тренер карьерасы үзгәртү

Уенчының карьерасын тәмамлагач, Тренерларның югары мәктәбенә укырга керә һәм А категорияле тренерлык лицензиясен ала[7]. 2007 елның 10 сентябрендә Олег Нечаев урынына «Рубин-2» командасының баш тренеры итеп билгеләнә[8]. Хуҗин җитәкчелегендәге беренче матчларның берсендә «Рубин-2» дивизион лидерын Сембернең «Волга» командасын 1:0 исәбенә ота. Сезон ахырына кадәр калган вакыт эчендә команда яңа тренер белән 7 очко җыя. «Рубин-2» икенче дивизионның Урал/Идел буе зонасы турнир таблицасында соңгы урынны ала.

2009 елның 21 гыйнварында «Амкар» яшьләр командасының баш тренеры итеп билгеләнә[9]. Беренче сезонда команда футбол буенча Россия яшьләр беренчелегендә 8 урынны яулый. Киләсе сезон яшьләр «Амкар»ы өчен уңышлырак була: команда турнирның көмеш медальләрен яулый. 2011 елның 14 гыйнварында беренче команданың өлкән тренеры итеп билгеләнә, әмма бер айдан да кимрәк вакыт эчендә Горан Алексичка алмаштырыла.

2012 елның 11 июнендә «Ростов»ка киткән Миодраг Божович урынына Рөстәм Хуҗин «Амкар»ның баш тренеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. Ике атнадан, беренче укыту-тренировка җыены вакытында, клуб президенты Геннадий Шилов Хуҗинның команданың өлкән тренеры булып калуын игълан итә. Хуҗинның PRO лицензиясе булмау сәбәпле, баш тренер итеп Украина Армиясенең запастагы подполковнигы Николай Трубачев билгеләнә. 2013 елның гыйнварында PRO лицензиясенә уку курсына керү сәбәпле, Хуҗин Премьер-лига командаларының баш тренеры булу хокукын ала. 2013 елның 17 гыйнварыннан «Амкар»ның баш тренеры була[10]. 2013 елның 14 июнендә отставкага җибәрелә.

Казанышлар үзгәртү

«Амкар» (Пермь)

  • Россия беренчелегенең беренче дивизионы җиңүчесе: 2003;
  • Пермь өлкәсенең иң яхшы футболчысы: 2001;
  • Пермь өлкәсенең өченче иң яхшы футболчысы (2): 2002, 2003;

«Ротор» (Волгоград)

  • Россия Кубогы финалчысы (1): 1994/95

«Лада» (Мәләкәс)

  • Россиянең икенче дивизионындагы «Үзәк» зонасы җиңүчесе (1): 1996;

«Рубин» (Казан)

  • Россиянең икенче дивизионындагы «Үзәк» зонасы җиңүчесе (1): 1997;

Тренер буларак

  • Яшьләр командалары беренчелегенең көмеш призеры: 2010.

Искәрмәләр үзгәртү