Рөстәм Исмәгыйлев

Исмәгыйлев Рөстәм Хәләф улы — «Землячество нижегородских татар» фондының попечительләр советы әгъзасы.

Рөстәм Исмәгыйлев
Туган 1949(1949)
Түбән Новгород өлкәсе, Пилнә районы, Петрякс
Милләт татар

1949 елны Пилнә районы Петрякс авылында туган.

1972 елны Горький чит телләр институтының тәрҗемә факультетын (француз һәм инглиз телләре) тәмамлый. 1972–75 елларны – Алжирда хезмәт командировкасында. 1975–86 елларны – КамАЗның тышкы багланышлар идарәсенең Мәскәү вәкиллегендә хезмәттә. 1987–92 елларны – РФ авыл хуҗалыгы Дәүләт комитеты каршындагы «Агропромэкспорт» тышкы сәүдә берләшмәсенең әйдәп баручы белгече. 1992–96 елларны – коммерция фирмаларында оештыру техникасы импорты, нефть экспорты белән шөгыльләнә. 1997–98 елларны –«Мостатнефть» акционерлык җәмгыятендә нефть департаменты җитәкчесе. «Союз Нефтепродукт» фирмасын җитәкли. «Берлек» төбәкара бизнес һәм мәдәният союзының соучредителе.

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү