Рөстәм Бадамшин (12 сентябрь 1950, БАССР‑ның Туймазы районы Уязытамак авылы) — инженер‑электромеханик. Техник фәннәр докторы (2000), профессор (2004). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002), Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2006). ССРБ-ның уйлап табучысы. Халыкара югары мәктәп фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы[1][2].

Рөстәм Бадамшин
Туган 12 сентябрь 1950(1950-09-12) (73 яшь)
Уязытамак, Каратовский сельсовет[d], Туймазы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Уфа дәүләт авиация техник университеты
Һөнәре университет профессоры, галим
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d] һәм профессор

Биографиясе үзгәртү

Рөстәм Әхмәр улы Бадамшин 1950 елның 12 сентябренде Башкорт АССРның Туймазы районы Уязытамак авылында туган.

1973 елда инженер-электромеханик белгечлеге алып Уфа авиация институтын (хәзерге Уфа дәүләт авиация техник университеты, УДАТУ) тәмамлый һәм шунда ук эшли башлый: инженер, өлкән гыйльми хезмәткәр, ассистент, доцент, профессор.

1990 елдан фәнни эшләр буенча проректор урынбасары, 2003 елдан — фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор; бер үк вакытта 1994 елдан Башкортстан инновацияле фәнни-технологик паркының генераль директоры, 2012 елдан — «Башкортстан технопаркы» коммерциягә карамаган партнерлык идарәсе җитәкчесе.

«Вестник УГАТУ» журналының редакция коллегиясе әгъзасы. Н. А. Пилюгин исемендәге Россия Федерациясе Космонавтика федерациясе медале белән бүләкләнгән (2008)[1][2].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге төрле физик табигатьле катлаулы системалар белән идарә итү проблемаларына багышланган. Хәрәкәтле энергия чыганаклары булган бүленгән системалар белән оптималь идарә итүне анализлау һәм синтезлауның нәтиҗәле математик ысулларын, ток үткәргеч җисемнәрне индукцион ысул белән җылытуның идарә итү системаларын булдыруны тәэмин итүче техник алымнарны уйлап тапкан. Бу югары җитештерүчәнле һәм энергия таләп иткән җылыту системаларын ясаганда кыйммәтле натураль экспериментлардан баш тартырга мөмкинлек биргән. Башкортстан инновацияле фәнни-технологик паркын («Башкортстан» технопаркы) оештыру инициаторларының берсе һәм директоры (1994 елдан алып). Төрле технологик процеслар өчен индукцион җылыту системаларын проектлауның ул уйлап тапкан ысуллар Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының берничә предприятиесендә кертелгән. Н. А. Пилюгин исемендәге Россия Федерациясе Космонавтика федерациясе медале белән бүләкләнгән (2008). Халыкара югары мәктәп фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы[1][2][3].

150-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 2 монография авторы, 7 уйлап табуларга Россия Федерациясенең авторлык танытмасы һәм патенты бар[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[3] үзгәртү

— Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2002)

— Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2006).

— Н. А. Пилюгин исемендәге Россия Федерациясе Космонавтика федерациясе медале (2008)

Хезмәтләре үзгәртү

  • Оптимальное терминальное управление системами с распределёнными параметрами при неполном измерении их состояния. . Уфа, 1997 (автордаш);
  • Проблемы управления сложными динамическими объектами в критических ситуациях на основе знаний. М., 2003 (автордаш);
  • Интеллектуальные системы управления и контроля газотурбинных двигателей. М., 2008(автордаш).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Бадамшин Р. А.(үле сылтама)
  2. 2,0 2,1 2,2 Свободная энциклопедия Урала, archived from the original on 2019-11-02, retrieved 2022-05-20 
  3. 3,0 3,1 3,2 Бадамшин Рустам Ахмарович