Рәшидә Шәмсетдинова

Шәмсетдинова Рәшидә Рәшит кызы (24 октябрь 1961 ел) — башкорт шагыйре, Башкортстан һәм Рәсәй Федерациясенең Язучылар берлекләре һәм Халыкара Әдәбият фонды әгъзасы. Башкортстан халык мәгарифе отличнигы.

Рәшидә Шәмсетдинова
Туган 24 октябрь 1961(1961-10-24) (62 яшь)
Исәкәй
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь


Биографиясе үзгәртү

Рәшидә Рәшит кызы Шәмсетдинова 1961 елның 24 октябрендә Башкорт АССРның Ишембай районы Исәкәй авылында гаиләдә өченче бала булып туган. Әтисе Рәшит — Бөек Ватан сугышы ветераны, әнисе Тайфә апа — биш балага гомер биргән.

Рәшидә мәктәптә алдынгы укучы була. 1979 елда Макар урта мәктәбен тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1984 елда Илеш районы Сеңрән 8 еллык мәктәбенә эшкә җибәрелә, укыту бүлеге мөдире һәм башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә.

1987 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының башлангыч сыйныфлар факультетына башкорт-рус кафедрасына эшкә чакырыла. 1996 елда Стәрлетамак Язучылар оешмасында әдәби консультант булып эшли башлый. 2002 елдан — Стәрлетамак медицина көллиятендә китапханә мөдире.

1997 елдан — Башкортстан һәм РФ Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 елдан — Халыкара Әдәбият фонды әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан халык мәгарифе отличнигы (2010)
  • Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы.

Әдәби иҗаты үзгәртү

Беренче мәкаләсе «Башкортстан пионеры» гәзитендә 1974 елның 31 августында басылып чыга. Актив язышкан өчен 1975 елда «Башкортстан пионеры» гәзите Рәшидәне «Артек» пионер лагерена путевка белән бүләкли. Төрле илдән килгән малай, кыз белән 40 көн буе Кара диңгез буенда ял итеп кайтканнан соң, Рәшидә шигырьләр да яза башлый. Алар район гәзите "Восход"та басылып чыга, «Пионер» журналында дөнья күрә башлый.

Башкорт дәүләт университетының филология факультетында 4-нче курста укыганда «Яшь көч» альманахында шигырьләре басыла. Аннары республика газета-журналларында шигъри әсәрләре, хикәяләре һәм мәкаләләре дөнья күрә. Шигырьләре шулай ук мәктәп дәреслекләрендә, антологияләрдә урын алган.

Беренче китабы 1992 елда «Кочагымда — кояш» исеме белән бысыла. 1997 елда балалар өчен китабы «Мин — кояшкай» дөнья күрә. 1998 елда «Галәмгә хаҗ» дигән өченче китабы чыга. 2007 елда «Биюче болан», 2011 «Фәрештә кочагында» дигән китаплары нәшер ителә.

Китаплары үзгәртү

  • Кочагымда — кояш: Шигырьләр. — Уфа: Китап, 1992.
  • Мин — кояшкай:Шигырьләр. — Уфа: Китап, 1997.
  • Йыһанға хаж (1998);
  • Биюче болан» (2007);
  • Фәрештә канатында (2011).
  • Чык суындагы кыйсса (2017)

Әсәрләре ингән җыентыклар үзгәртү

  • Башкорт шигърияте антологиясе. /Төз.: Р.Бикбаев, Г.Хөсәенов, М.Нәзерголов, И.Кинҗәбулатов, Ф.Әхмәтова).- Уфа: Китап, 2001.- 816 б.
  • Стерлитамак мой. /Сост.З.Янбердина,К.Акбашев.Стерлитамак, г.
  • Мәхәббәтнамә.Мөхәббәтнамә./Г.Котоева, Р.Корбан,С.Шәрипов.-Казан:Мәгариф,2005.
  • Антология поэзии Башкортостана. / Сост.Равиль Бикбаев, Азамат Юлдашбаев.-Уфа.:Китап, г.-С.-Б.
  • Шиханнар кочагында. В объятиях шиханов. Назаргулова Р.Б.-Стерлитамак,2015г.-343б.
  • Балалар әдәбияты антологиясе.3 том. Төз.:Ф.Х.Гөбәйдуллина.-Уфа:Китап,2018.-Б.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 18 ноябрь 2017)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 18 ноябрь 2017)

Сылтамалар үзгәртү

  • Рәйсә Илишева. "Шагыйрә булыр аның исеме".- "Ашказар" г.№94(1713) 23 ноябрь 2016 ел;
  • Рәйсә Илишева."Шагыйрә булыр аның исеме".-"Башкортстан"г.№31 (27283) 17 март 2017е.;
  • Гөлнара Насыйрова."Халык йөрәгенә юл яра".-"Ашказар"г.№94(1817) 21 ноябрь 2017 ел;
  • Рәшидә Гыйззәтуллина."Зәвыклы әдәбият киләчәген уйлаганда...".- "Ашказар"г.№100(1823) 12 декабрь 2017ел.
  • Сто женских имин города Стерлитамака.Стерлитамак,2019.