Рәшидә Мәһәдиева

Мәһәдиева Рәшидә Рәфкать кызы (8 февраль 1965 ел) — башкорт журналисты, галим. 1995 елдан Русиянең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты. Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты (1999). Башкортстан Республикасының матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары атказанган хезмәткәре (2004).

Рәшидә Мәһәдиева
Туган 8 февраль 1965(1965-02-08) (59 яшь)
Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты

Биографиясе үзгәртү

  • Рәшидә Рәфкать кызы Мәһәдиева Баймак районы Сакмар авылында туган.
  • Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган.
  • 1988 елдан алып «Башкортстан пионеры» гәзитенең бүлек мөдире.
  • 1990 елдан алып «Яшьлек» гәзитенең бүлек мөдире, 1991 елдан баш мөхәррир урынбасары.
  • 2001 елдан «Атна» гәзитенең баш мөхәррире.
  • 2006 елдан «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесенең телевидение студиясе баш мөхәррире.
  • Башкортстан Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгының электрон киң мәгълүмат чаралары секторы җитәкчесе.
  • 2016 елдан — Башкорт дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире.
  • 02.2017 ел — Ватандаш журналының баш мөхәррире[1].

Иҗади эшчәнлеге үзгәртү

Башкортстан Республикасы яшьләр матбугаты турында мәкаләләр, балалар өчен «Акбай калага бармый» (2006) әкиятләр китабы авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү