Рәфкать Муллин - шагыйрь, педагог, директор. 1947 елның 5 июлендә Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Рәфкать Нурулла улы Иштирәк авылында туа.

Биография үзгәртү

Рәфкать Нурулла улы Муллин 1947 елның 5 июлендә Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Рәфкать Нурулла улы Иштирәк авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлап, Рәфкать укуын башта Сүбәләк авылында, аннары Түбән Кама шәһәренең беренче урта мәктәбендә дәвам итә. Аннан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә.

Казан дәуләт университетын тәмамлаганнан соц, мәктәптә балалар укыта. Директор урынбасары һәм директор булып эшли. Дистә елдан артык район мәгариф булеге мөдире була, аннары район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана.

Яр Чаллы каласында 1990-1994 елларда М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназияне җитәкли. Аннан соң гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күчә. 

Рәфкать Муллин эшләгән җирдә һәрвакыт яңалык алып килә. Ул 1987 елдан РСФСРның мәгариф эше отличнигы, шагыйрь җанлы педагог кыю фикерләр, зур өметләр белән яши.

Рәфкать Нурулла улы 2013 елның 13 мартында каты авырудан соң вафат була.

Иҗаты үзгәртү

1994 елдан Түбән Кама педагогия училищесы коллективын РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, мәгариф һәм идарә өлкәсендә бай тәҗрибәле, шагыйрь җанлы педагог – Рәфкать Нурулла улы Муллин җитәкли. Педучилище шәһәр һәм районның, төбәкнең ихтыяҗын өйрәнеп, мәктәпкәчә учреждениеләрнең рус телендәге аудиторияләре өчен татар теле укытучылары, музыка, ритмика хореография һәм гамәли сәнгать түгәрәкләре җитәкчеләре, балаларның ялы өчен җаваплы педагог-оештыручы, коррекция педагогикасына кагылышлы өстәмә белгечлекләр дә әзерли. Училищеның офыклары киңәя. Рәфкать Муллин училищеда татар төркемнәренең санын арттыру, татар филологиясе бүлеген оештыру буенча күп гамәлләр башкарды.

Аерым танылган шигырьләре үзгәртү

  • "Кайттыңмы, балам?": Әлеге шигырь сүзләренә Наиль Шәймәрданов көй язган һәм ул Айдар Галимов репертуарында җырлана.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Дусларымны барлыйм: истәлекләр, шигырьләр. – Казан: «Сүз» нәшр., 2007.
  • "Изге чишмәлә": шигырьләр. - Түбән Кама нәшр., 1997.

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • "Аргамак" журналы.