Рәфкать Ибраһимов

Рәфкать Исмәгыйль улы Ибраһимов - “Аксакаллар шурасы”, “Сугыш чоры балалары” ветераннар оешмасы әгъзасы, “Безнең гәҗит”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга” гәҗитләрендә илдәге сәясәткә һәм милли мәсьәләләргә багышлап язылган мәкаләләр авторы.

Рәфкать Ибраһимов
Туган 1936
Салкын Чишмә (Питрәч районы), Апакай авыл җирлеге[d], Питрәч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Рәфкать Исмәгыйль улы Ибраһимов 1936 нчы елның 16 нчы маенда (факт. 21.03.1936 ел) Питрәч районының Салкын Чишмә авылында колхозчылар гаиләсендә туган. Сугыш чоры баласы. 1944-1948 нче елларда авылдагы башлангыч  мәктәптә укый. Авыл мәктәбен сүтеп,  үзәк саналган Апакай (Ленино-Кокушкино) мәктәбенә кушып салганнан соң, анда ачылган 7 еллык мәктәпне 1952 нчы елда тәмамлый. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Җәй көннәрендә колхозда ике ел бригадир ярдәмчесе, армиягә китәсе елда трактор бригадасында учётчик була.1955-1958 нче елларда армиядә хезмәт итә.

1959-1961 нче елларда Донбасс шахталарында забойщик булып эшләп кайтканнан соң, Әмәт бистәсендә шәхси йорт сатып алгач, авылдагы бөтен гаиләсе белән күчеп килеп, Казанда яши башлый.

1961-1965 нче елларда, Павлюхин урамындагы Механика заводында (хәзерге “Вакууммаш”) токарь булып эшләгәндә, шофёрлыкка укып права алганнан соң, пенсиягә чыкканчы, 30 елга якын мелиорация системасында шофёр булып эшли..

1963 нче елда хатыны Нәсимә белән кавышып, бер малай һәм бер кыз үстерә. Алар икесе дә , оныклары да югары белемлеләр, үз тормышлары белән яшиләр.

Бүләкләре үзгәртү

  • 1970 нче елда “В. И. Ленинның тууына 100 елга багышланган юбилей медале”;
  • 1977 нче елда “III Дәрәҗәдәге хезмәт Даны ордены”;
  • 1986 нчы елда “Хезмәт ветераны медале”;
  • 2005 нче елда “Казанның 1000 еллыгына багышланган юбилей медале”;
  • 1985 нче елда ”Унберенче биш еллык ударнигы” билгесе;
  • 1974-1973 нче елда “Социалистик ярышта җиңүче” билгесе;
  • 3 мәртәбә коммунистик хезмәт ударнигы, күп санлы мактау грамоталары бирелә.

Актив җәмәгать эшлеклесе үзгәртү

Хәзерге вакытта җәмәгать эшләрендә катнашып, “Бөтен татар иҗтимагый үзәгендә” һәм “Аксакаллар шурасында” катнаша..

Фирая ханым Фәрит кызы җитәкчелегендә эшләп килүче “Сугыш чоры балалары” ветераннар оешмасында катнашып, көннәрен күңелле итеп үткәрергә тырыша. Һәрбер бәйрәмнәргә багышлап кафеларда чәйле кичәләр һәм дә җырлы-биюле концертлар оештырыла.

Журналистика өлкәсендәге хезмәтләре үзгәртү

2010 нчы елдан башлап журналистика белән шөгыльләнә башлый.“Безнең гәҗит”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга” гәҗитләрендә илдәге сәясәткә һәм милли мәсьәләләргә багышлап язылган мәкаләләрдән барлыкка китерелгән өч китабы чыгарыла: "Тормыш вакыйгалары" (2015), "Тормыш дәвам итә" (2017), "Кыерсытылган миллилек" (2018). Мәкаләләре бастырылу әле дә дәвам итә.

Сылтамалар үзгәртү

http://madanizhomga.ru/index.php/news/an-avazyi/rfkat-ibraimov-agulangan-syast  2019 елның 27 август көнендә архивланган.