Рәсүл Нурый

румын татарларының рухи лидеры, имам

Рәсүл Нурый (рум. Resul Nuriy, еш кына румын телендә рум. Resul Nuri рәвешендә бирелә) — румын татарларының рухи лидеры, имам, Румыниянең Констанца жудецы мөселманнары җәмгыяте мөфтие булган.[1]

Рәсүл Нурый
Туган телдә исем рум. Resul Nuriy, Resul Nuri
Туган Констанца жудецы, Румыния
Милләт татар
Ватандашлыгы Румыния
Һөнәре мөфти, имам

Ул 1929-1933 елларда мөфти булып хезмәт иткән, аңа кадәр бу вазифада Кадыйр Хәлил торган, аннан соң исә Шаһип Булат Абдуррәхим мөфти булып калган. Рәсүл Нурый Добруджада мөселман семинарын тәмамлаучылар ассоциациясе рәисе дә була.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Lascu, Stoica (24 septembrie 2013), „Turco-tătarii dobrogeni în lumina unor mărturii arhivistice constănțene (1885-1948)”, În Tasin Gemil, Gabriel Custurea, Delia Roxana Cornea(coord.), Simpozionul Internațional: Moștenirea culturală turcă în Dobrogea, Constanța: Muzeul de Istorie Națională și Arheologie
  • blogspot.ro. Muftiul buclucaș. murat-iusuf.blogspot.ro. 12 November 2014 тикшерелгән.

Моны да карагыз үзгәртү