Рута Мейлутите

Литва йөзүчесе, олимпия чемпионы (2012)

Рута Мейлутите (литв. Rūta Meilutytė; 19 март 1997 ел, Каунас) — Литва йөзүчесе, олимпия чемпионы (2012)[3] һәм дөнья чемпионы (2013) — 100 метр дистанциягә брасс белән, вице-дөнья чемпионы — 50 м брасс белән (2013), кыска суда дөнья чемпионатының (2012) ике алтын һәм бер көмеш медален яулаучы. 50 һәм 100 метрга ярышларда брасс белән Дөнья рекордын куя. Литва тарихында йөзүдә Олимпия уеннары медален яулаучы бердәнбер спортчы. Бөекбритания[4]да яши һәм эшли.

литв. Rūta Meilutytė
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Литва
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Литва
Туу датасы 19 март 1997(1997-03-19) (27 яшь)
Туу урыны Каунас, Литва
Һөнәр төре йөзүче
Әлма-матер Plymouth College[d] һәм Университет Витовта Великого[d]
Масса 64 килограмм
Спорт төре Йөзү[1]
Спортивная дисциплина брасс[d]
Катнашучы Плавание на летних Олимпийских играх 2016[d] һәм Плавание на летних Олимпийских играх 2012 — 100 метров брассом (женщины)[d]
Бүләкләр
Биеклек / буй 173 сантиметр
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 82 238
 Рута Мейлутите Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Биш яшьтән тренеры Гедрюс Мартиниониста йөзү белән шөгыльләнә башлый[4].

2002 елдан Бөекбритания, Плимут шәһәрендә яши һәм спорттагы юнәлеше буенча шөгыльләнә. Джон Руд җитәкчелегендә күнекмәләр ала.

Җәйге олимпиада уеннары 2012 үзгәртү

 
Рута Лонданда 2012 елгы Олимпия уеннарында Литваның башка йөзүчеләре белән

Олимпия уеннарында иң яшь спортчылар арасында 15 яшьлек Рута Мейлутите, өч дисциплина катнашып, 2011 елда үсмерләрнең Аурупа җәйге Олимпия фестивале чикләрендә түбәндәге дисциплиналарда җиңү яулый: алдан үтә торган өлештә, 50 һәм 100 метрга ирекле стильдә ярышып, ирекле рәвештә 26 нчы һәм 29 нчы урыннарны яулый, аннары 50 метрлык дистанциядә милли рекорд куя. Алдан үтә торган 100 м брасс белән өлештә спортчы яхшы вакыт күрсәтә, бер милли рекорд куя, ә ярымфиналда Аурупаның яңа рекордын куя: 1.05.21[5]. Ахыр уеннарында Мейлутите җиңү яулый, шулай итеп ул Литвадан беренче булып Олимпия уеннары медален яулаган йөзүче, шулай ук соңгы 16 ел эчендә йөзү буенча иң яшь Олимпия чемпионы.

Гаиләсе үзгәртү

Атасы — Саулюс Мейлутис. Әнисе Ингрида 2001 елда 34 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була. Фаҗигадән соң бер ел үткәч, атасы Плимутка күченә, анда медицина хезмәткәре булып эшкә урнаша. Ул, кызының йөзүгә таланты булуын тоеп, Рутаны Бөек Британиядагы алдынгы клубларның берсе — Plymouth Leander йөзү клубына бирә.

Рутаның ике өлкән абыйсы бар — Маргирис һәм Миндаугас.

Бүләкләре үзгәртү

  • «Литва алдындагы казанышлары өчен» орденының Зур командор кресты[6][7] (8 августа 2012 года)[8][9]
  • 2012 елда DELFI порталы һәм «Valstybė» журналы оештырган конкурста Ел кешесе булып таныла.[10]

Искәрмәләр үзгәртү