Ростов өлкәсендә Һинд дине

Ростов өлкәсенең үзәге Ростов-Дон шәһәрендә беренче кришнаитлар 1980-енче еллар ахырында булган. 1990-ынчы еллар уртасына Ростов өлкәсендә инде 5 ИСККОН җәмәгате гамәлдә булган. Ростов-Дон шәһәрендә кришнаитлар гурулары кушулары буенча киртаннар үткәрәләр.
Ростов өлкәсенең күренекле сәламәт яшәү рәвеше һәм йога дәгъвачысы булып чыгышы белән Каменск-Шахтинский шәһәреннән булган "Первый канал" алып баручысы Геннадий Малахов тора. Телевидение рекламасында аны еш лотос асанасында утырган итеп күрергә була.
Мөгаен, Ростов өлкәсендә сулыкларга ихтирам итеп карау традиция булып торадыр. Мәсәлән, бу сөйләмдә чагылырга мөмкин - "Дон-батюшка" дип әйтү. Шулай ук храмнар чишмә, елга янына куелу электән булган.
Ростов өлкәсендә Һиндстан белән нык бәйләнгән һәм кайбер Һинд дине практикаларын башкарган этник төркем, халык итеп чегән халкын атап буладыр. Ростов-Донда, Военвед (военное ведомство) районы тирәсендә хәтта атамасы чегәннәргә бәйле "Цыганское" күле бар.
Ростов өлкәсендә күп яшәгән әрмәннәрнең тарихын карасак, әрмән мәҗүси дине күбрәк Зәрдөштлеккә якынрак булган, шулай да Һинд дине белән уртак хасиятләре шактый күп. Хәзер ул ышануны яңартып тотучылар да бар. Шулай ук гөрҗи, осетин, юнан, абхаз, ассириялеләрнең борынгы мәҗүси практикалары берникадәр дәрәҗәдә прото-Һинд-Европа мифологиясенә барып тоташа.
Ростов өлкәсендә яшәгән калмык һәм корей халыкларында таралган Буддачылык динендә кайсыбер йолаларның, мәсәлән, мантралар укуның, мандалалар ясауның Һинд дине белән охшаш хасиятләре шулай ук бар.