Россия татар шәкертләренең беренче корылтае

1906 елның 10-15 майларында Казанда үткәрелгән. Корылтайны ислах комитеты җыя, ә аның программасы, чыгышлар Фатих Әмирхан тарафыннан яки аның җиткчелегендә әзерләнә. Корылтайның рәисе дә Ф.Әмирхан була. Шәкертләрнең икенче җыелышы 1907 елның җәендә шулай ук Казанда үткәрелгән.

Чыганак: А.Тимергалин “Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек”, 2том.