Хазанкин Роман Григорьевич (3 апрель 1947 ел) — ССРБ һәм Россия педагогы, РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1987). ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1990)[1], Россия Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе лауреаты (2006)[2].

Роман Хазанкин
Туган 3 апрель 1947(1947-04-03) (77 яшь)
Тиянҗин, Кытай Республикасы[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Магнитогорский государственный университет[d]
Һөнәре математик

Биографиясе үзгәртү

Роман Григорьевич Хазанкин 1947 елның 3 апрелендә Кытайның Тяньцзинь шәһәрендә туган.

Хазанкинның ата-анасы, Григорий Наумович һәм Любовь Давыдовна (кыз фамилиясе Дондо) шулай ук Кытайда, Харбин шәһәрендә туганнар. Аларның ата-анасы Кытайга Россия империясенән, Томск каласыннан эш эзләп күченеп китә. Р. Г. Хазанкинның ата-анасы элек Россия гражданы булган, аннары ССРБ гражданлыгын алган. Р. Г. Хазанкин һәм аның өлкән агасының туу факты ССРБ-ның Кытайдагы Генконсульствосында теркәлә. 1947 елда ССРБ-ның Кытайда яшәгән бөтен гражданнарын Туган иленә кайту кампаниясе башлана.

. Р. Г. Хазанкин ата-анасы ике баласы һәм үзләренең ата-анасы белән бергә 1947 елның октябрь аенда ССРБ га әйләнеп кайта. Алар Башкорт АССРның Белорет шәһәрендә төпләнә.

Р. Г. Хазанкинның бөтен бала чагы, яшүсмер чоры һәм олы тормышы Белорет белән бәйле (югары уку йортында, аспирантурада галим һәм армиядә хезмәт иткән берничә елдан башка).

Математикага укыту системасы үзгәртү

Р. Г. Хазанкин «Вертикаль педагогика» дип аталган укыту системасына нигез салучы. 1970-нче еллар азагында эшләнеп, үзе һәм аның юлыннан баручылар тарафыннан әлегә кадәр кулланыла һәм укучыларны укыту һәм тәрбияләүдә тотрыклы югары нәтиҗәләр бирә.

Математикадан дәреслекләр системасы үзгәртү

Р. Г. Хазанкинның тагын бер педагогик ачышы — дәрес системасы, ул үз эченә ала:

  • дәрес-лекция;
  • мөһим мәсьәләләрне чишү дәресе, Р. Г. Хазанкин тарафыннан иң беренче кертелгән, анда укытучы укучылар белән бергә, өйрәнелүче теория тулысынча тормышка ашырылырлык иң аз сандагы мәсьәләләрне сайлап ала;
  • дәрес-консультация, анда укучылар сорау бирәләр, ә укытучысы аларга җавап бирә;
  • дәрес-зачет, анда өлкән звено укучылары, махсус әзерләнгән блок-схема буенча, кече сыйныф укучыларыннан дәрес сорыйлар, шул ук вакытта эш парларда бара (укучы-укучы), теория буенча сораулар, мөһим мәсьәләләрне чишү алымнары һәм методлары тикшерелә, яңа мәсьәләләр төзү буенча берлектәге эш бара;
  • парларда барган дәрес-зачет нәтиҗәләрен анализлау дәресе, анда укытучы, өлкән укучылар үзләренең карамагындагы укучының теорияне, практиканы үзләштерүләрен, мәсьәләләрне эшләүне кирәкле рәвештә яза белүләрен бәяләгәнзачет карточкаларын кулланып, укучылар кичергән кыенлыкларны системага китерә һәм анализлый;
  • контроль дәрес, анда инде укытучы өлкән һәм кече буын укучыларының эшләрен бәяли;
  • контроль эшне анализлау дәресе.

Педагогик һәм оештыру эшчәнлеге үзгәртү

  • Р. Г. Хазанкин — Белорет компьютер мәктәбен (БКШ) оештыручыларның берсе. 1994 елда Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм «Культурная инициатива» Халыкара Фонды Белорет компьютер мәктәбе коллективының Р. Г. Хазанкин гыйльми-методик җитәкчелеге астындагы эшен 1-нче дәрәҗә Грант белән билгели[3]
  • Р. Г. Хазанкин Россиянең һәм якын чит илләрнең 40-тан артык калаларында математика укытучыларының фәнни квалификациясен күтәрү курслары үткәрә. Бу курсларда катнашучылар квалификацияләрен күтәрү турында махсус таныклык алалар.
  • Р. Г. Хазанкин — белем бирү проблемалары буенча күп кенә (шул исәптән халыкара) конференцияләр оештыручы һәм катнашучы. 2000 елда Дубна шәһәрендә «Математика и общество, математическое образование на рубеже веков» халыкара конференциясендә рәистәш була, анда «Математическое образование и средняя школа» темасына пленар доклад белән чыгыш ясый[4]. «Шәһәрләр турниры» халыкара конференциясен актив оештыручыларның берсе, ул өч тапкыр Белорет шәһәрендә үтә, шулай ук күп сандагы Бөтенрусия математика укытучылары ассоциациясе конференцияләрендә катнашучы, Копенгаген шәһәрендә (2004) математик белем бирү мәсьәләләренә багышланган халыкара математика конгрессында катнашучы һәм докладчы. Математик мәсьәләләр чишү буенча Бөтенрусия математика укытучыларының беренче «Алтын ачкыч» конкурсы жюри рәисе.

Педагогик казанышлары үзгәртү

  • Р. Г. Хазанкинның 200-дән артык укучысы Мәскәү дәүләт университетының механика-математика, физика, геология һәм башка факультетларын, 60-тан артыгы — МФТИ һәм МИФИ тәмамлый.
  • Р. Г. Хазанкин укучылары арасында 60-тан артык физика-математика һәм техник фәннәр кандидаты һәм 4 физика-математика һәм техник фәннәр докторы бар.
  • Соңгы 30 елда Хазанкин укучылары 128 тапкыр төбәк математика олимпиадаларында җиңүче һәм призер булалар һәм 62 тапкыр Бөтенрусия һәм Бөтенсоюз олимпиадаларында шундый ук бүләккә лаек булалар, 19 тапкыр халыкара математика турниры медальләрен яулыйлар, 9 тапкыр «Квант» журналы һәм ССРБ/Россия Фәннәр академиясе үткәргән халыкара математик "Шәһәрләр турниры"ның абсолют җиңүчесе булалар.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • РСФСР-ның халык мәгарифе отличнигы (1985)
  • РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1987)
  • Мәскәү математика җәмгыяте бүләкли (урта мәктәп секциясе) (1987)
  • РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау китабына кертелгән (1988)
  • ССРБ-ның дәүләт премиясе лауреаты (1990)
  • Америка математика җәмгыяте премиясе лауреаты (1993)[5]
  • Белорет шәһәренең мактаулы гражданы (1997)
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале (2001)
  • Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясе лауреаты (2006)
  • Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары конкурсы лауреаты (2006)
  • «Лица» халыкара журналы версиясе буенча, Россиянең күренекле эшлеклесе (2007)
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (2007)
  • Башкортстан Республикасының халык укытучысы (2008)
  • «Физика-математика буенча белем бирү өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен» «Династия» Фонды премиясе лауреаты (2008)[6]
  • «Булачак галимнәрнең остазы» номинациясендә өч тапкыр «Династия» Фонды премиясе лауреаты (2007,2009,2013)[7][8]
  • Дүрт тапкыр Сорос гранты белән бүләкләнә[9]

Әдәбият үзгәртү

    • Зильберберг Н. И., Канунникова Г. А. Формы работы Р. Г. Хазанкина — учителя школы № 14 г. Белорецка. Математика в школе № 2 с. 18-22. 1986
    • Об опыте работы учителя математики средней школы № 14 г. Белорецка Башкирской АССР, учителя-методиста Романа Григорьевича Хазанкина. Решение коллегии Министерства просвещения РСФСР. Сб. приказов и инструкции Министерства просвещения РСФСР № 7. с. 13-17. 1987
    • Халомайзер А. Я. Об опыте работы учителя Р. Г. Хазанкина. Математика в школе № 4. с. 16-21. 1987
    • Зильберберг Н. И. Приобщение к математическому творчеству. Уфа. 1988
    • Зачем школьнику математика? : уроки Хазанкина : статьи и материалы / М-во образования и науки Рос. Федерации, Федер. ин-т развития образования, Благотворит. фонд помощи образованию Р. Г. Хазанкина; [редкол.: М. А. Горелов и др.]. — Москва : ФИРО, 2012. — 381 с. — ISBN 978-5-85630-064-1 (в пер.)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү