Роза Салихова (1948)

(Роза Салихова битеннән юнәлтелде)

Салихова Роза Гавис кызы (1948 елның 11 октябрендә туган)Әлмәт татар театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты (1992), Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы (1997), Татарстан Республикасының халык артисты (1998).

Роза Салихова
Туганда бирелгән исеме:

Роза Гавис кызы Салихова

Туу датасы:

11 октябрь 1948(1948-10-11) (75 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Усы

Һөнәре:

драма актеры

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1969 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

Татарстанның атказанган артисты - 1992Татарстанның халык артисты - 1998
БР атказанган артисты (1997)

Биографиясе үзгәртү

Салихова Роза Гавис кызы 1948 елның 11 октябрендә ТАССРның Актаныш районы Усы авылында туган.

Әлмәт татар дәүләт драма театрына 1969 елда озын зифа буйлы, матур йөзле, түбән тембрлы музыкаль бәрхет тавышы яшь актриса булып килә. Берничә рольдән соң ук аңа төп рольләр бирәләр.

2003 елда Өстәмә һөнәри белем институтын мәдәният тармагының сектораль структурасы, «Драма театры актеры осталыгы» бүлеге тәмамлый.

Гөлсу («Бишбулек» Т.Гыйззәтнең), Мирондолина («Трактирщица») Карл Гольдони комедисендә) һәм башка шактый зур рольләр уйный.[1]

Татарстан Республикасының атказанган артисткасы исеменә 1992 елда лаек була, 1997 елда аңа Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы исеме бирелә.[2]

1998 елдан — Татарстан Республикасының халык артисты.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. -Казань. Институт татарской энциклопедии АН РТ. - 703с. илл. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү