Розалия Зәкиева - нәфис сүз остасы, артист

Розалия Зәкиева
Туган телдә исем Зәкиева Розалия Разыйх кызы
Туган 31 март 1957(1957-03-31) (66 яшь)
Казан шәһәре
Милләт татар
Белем Казан театр училищесы
Һөнәре нәфис сүз остасы

Биографиясе үзгәртү

Зәкиева Розалия Разыйх кызы 1957 елның 31 мартында Казан шәһәрендә туган.

1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый.

1981 - 1992 елларда   Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә алып баручы, конферансье булып эшли. Милли әдәбиятыбызның иң матур үрнәкләрен, фольклор әсәрләрен илебез буенча һәм Германия, Төркия, Швейцария, Австрия, Польша кебек чит ил сәхнәләрендә пропагандалый. Истанбул медицина университеты оештырган “Дуслык күпере” фольклор фестивале белән Европа буйлап йөргәндә, Казан ханбикәсенә багышланган “Сөембикә бәете” музыкаль-әдәби композициясе аның визит карточкасына әверелә.

Розалия Зәкиеваның репертуарында реприз яки конферанслар кебек  кыска эстрада номерлары белән беррәттән, классик татар әдипләренең  зур күләмле әсәрләреннән өзекләр дә урын алган. Гаяз Исхакыйның  “Остазбикә”се, Кандалый, Дәрдемәнд поэзиясе; М. Мәһдиев иҗаты, Ф. Хөснинең Г.Тукай турында язылган “Энҗеле калфак” хикәясенә Зөлфәтнең Тукай шигырьләрен кертеп төзегән әдәби композициясе, Ф. Шәфигуллин юморы, Р.Фәйзуллин, Д. Сирай, Х. Әюпов, И. Юзеев, Р. Харис, Э. Шәрифуллина, Зөлфәт һәм башка шагыйрьләребез язган әсәрләр Розалия Зәкиева башкаруында бик күп сәхнәләрдә һәм телеэкраннар аша яңгырый.

Татарстан районнары һәм Казан мәктәпләрендә балалар өчен махсус  шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән төзелгән программалар белән чыгыш ясый. 2011 елда Р. Зәкиева Г. Тукай шигырьләре тупланган “Сабыйга” дип аталган аудиокассета чыгара. Ул бөек шагыйрьнең  бик күп әсәрләрен Мөнирә һәм Сәгыйт Хәбибуллиннар җитәкчелегендәге халык уен коралары оркестрына кушылып   башкара.  Аның иҗатында балаларга багышланган программалар күпкырлы, алар арасында Ф. Яхинның "Сөембикә кыйссасы”, төрле халык әкиятләре, шигырьләр, хикәяләр бар.

Чыганак үзгәртү

https://www.facebook.com/tatkniga/videos/розалия-зәкиева-гаяз-исхакыйның-кәҗүл-читек-хикәясен-укый-аудиокитап-татарстанки/2559417467412737/ https://tatfil.ru/tt/about/names/z-kieva-rozaliya-razyykh-kyzy/ 2021 елның 11 май көнендә архивланган.