Родина урамы (Казан)

Казаннның Сәвит райунында урнашкан урам

Родина урамыКазан шәһәренең Совет районындагы урам, район әһәмиятендәге транспорт магистрале.

Родина урамы
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Совет районы
Нәрсәгә тоташа Җиңү проспекты
 Родина урамы Викиҗыентыкта

Урамның исеме рәсми рәвештә Молотовский (1956 елдан – Совет) Райсоветының башкарма комитетның 1950 елның 18 августындагы 32 номерлы карары белән расланган[1].

Урам исеме әһәмияте турындагы бәхәс

үзгәртү

Родина урамының атамасына карата озак вакытлар аның әһәмиятенә карата бәхәс алып барыла. Рәсми позиция нигезендә, урам «Ватан» төшенчәсенә багышланган, шуңа күрә аның дөрес исеме – Родина урамы.

Әмма үз вакытында урамга Советлар Берлеге каһарманы, танк гаскәрләренең генерал-полковнигы Алексей Григорьевич Родина (1902-1955) исеме бирелгән башка караш та бар. Шул исәптән, әлеге версия тарафдарлары күп кенә йортларда үз вакытында «Алексей Родин урамы» дигән язулы табличкалар эленүен күрсәткән[2].

2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән, исем – Родина урамы норматив булып тора, дип аңлатылды. Щул рәвештә ул Казан шәһәре урамнарының исемнәре реестрында тора[3].

Урнашу

үзгәртү

Родина урамы Т-формасында киселеш белән тоташтырылган ике өлештән тора. Урамның төп өлеше перпендикуляр рәвештә Рихард Зорге урамыннан төньяк-көнчыгыш юнәлештә, «Горки-Әмәт урманы» паркының төньяк читен әйләнә, шуннан соң уңга борыла һәм көнчыгыш юнәлештә Җиңү проспектына кадәр бара. Бу участоктан төньяк юнәлештә Родина урамының икенче участогы китә, ул Бохарская урамының аркылыгына чыга.

Родина урамының гомуми озынлыгы 3,55 км тәшкил итә, шул исәптән 2,14 км – Рихард Зорге һәм Җиңү проспекты арасындагы төп участокның озынлыгы[4].

 
Родина урамы - Америка спутнигыннан (1966 елның 7 июне)

Родина урамы, 1950 нче еллардан башлап, Казанның көньяк-көнчыгыш читендә әкренләп формалаша. Шул ук вакытта биредә яңа сәнәгать зонасы булдыра башлыйлар, территориаль рәсмиләштерү 1970 нче елларда тәмамланды.

Рихард Зорге урамы (ул чакта әле булмаган) белән кисешкән урыннан башланган һәм Әлмәт урманының якын читеннән ерак түгел тәмамланган турыдан-туры кисем Родина урамының беренче участогы булды. 1960 еллар уртасында Родина урамының Көньяк (так) ягыннан Казан ит комбинаты урнашкан була.

1970 елларда Родина урамы төньяк-көнчыгыш юнәлештә сузыла, Әмәт урманының төньяк читен узып китә. Биредә ул көнчыгыш юнәлештә барган шәһәр яны автоюлына күчә, аннары төньякка таба борыла һәм Олы Клыки авылы янында Мамадыш тракты белән тоташа[5].

1970 нче елларда Родина урамының икенче участогы барлыкка килә. Ул Бухара урамы (төньякта) һәм Казан ит комбинаты янында (көньякта) бер-бер артлы кисешү арасында оешкан. Урамның әлеге участогының көнчыгыш ягыннан Дальний бистәсе (торак массив) урнашкан, ул сугыштан соң барлыкка килгән[6][7].

Совет чорыннан башлап Родина урамы буйлап нигездә җитештерү предприятиеләре һәм склад объектлары урнашкан[8]. Шулай ук ерак түгел Дальний бистә читендә (Крылов ур., 3) 1976 елда «2 нче Пассажир автотранспорт предприятиесе» (ПАТП – 2) автобус паркы ачыла[9].

Шәһәр җәмәгать транспорты

үзгәртү

1970 елга Родина урамының шәһәр үзәге белән «Азатлык мәйданы – ит комбинаты» маршруты буенча йөргән 17-нче номерлы автобус белән пассажир хәрәкәте башкарылган[10]. 1970 еллар башында аның маршруты Горкий яңа торак районына (Мәүлетов ур.) кадәр озайтыла.

1977 елга Родина урамы буенча өч маршрут йөри — № 17 («Горки — Чехов ур.»), 31 («Даурия ур. — Компрессорная ур.») һәм № 37 («Җиңү проспекты» — Чехов ур.»)[11][12].

1987 елның июнь аена Родина урамының автобус элемтәсе булмаган: 17-нче номерлы маршрут Казанның икенче өлешенә хезмәт күрсәткән, ә 31-нче номерлы һәм 37-нче номерлы маршрутлар Рихард Зорге урамы буенча хәрәкәт иткән.

2021 елның гыйнварына Родина урамы буенча 89 маршрут автобуслары йөри[13].

Родина һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә «Горки» метро станциясе урнашкан.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 См.: Реестр названий улиц города Казани. Утверждён Постановлением Исполнительного комитета г. Казани от 3 февраля 2016 года № 286: https://www.kzn.ru/content/upravlenie-arkhitektury/adres/%D0%A0%D0%B5%D0%B5%D1%81%D1%82%D1%80%20286%20%D0%BD%D0%B0%20%D1%81%D0%B0%D0%B9%D1%82%2018.07.2018.pdf 2021 елның 12 гыйнвар көнендә архивланган.
  2. См.: Серова И. Шоссе и тракт упёрлись в лес заглавных// Вечерняя Казань, 25 февраля 2014: http://www.evening-kazan.ru/articles/shosse-i-trakt-uperlis-v-les-zaglavnyh.html
  3. См.: Название одной из улиц Казани поставило в тупик историков// Prokazan, 19 июля 2011: http://prokazan.ru/news/view/46665/
  4. См.: Улица Родины в Казани: http://kazan.ginfo.ru/ulicy/ulica_rodiny/ 2019 елның 23 август көнендә архивланган.
  5. Эта автодорога примерно соответствует линии прохождения современных улиц Ломжинская, Ноксинский спуск и Магистральная (между микрорайоном Азино-1 и посёлком Большие Клыки).
  6. См.: Жилой массив Дальний Советского района в Казани: http://kazan.ginfo.ru/rayoni/sovetskiy_rayon/zhiloy_massiv_dalniy/ 2019 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
  7. Вид на посёлок Дальний с высоты птичьего полёта (автор фото: Валерий Тимофеев, осень 2013 года): http://www.airfoto.cheb.ru/foto/93546.htm
  8. Вид на производственно-складскую зону вдоль северного участка улицы Родины с высоты птичьего полёта (автор фото: Валерий Тимофеев, лето 2013 года): http://www.airfoto.cheb.ru/foto/85517.htm
  9. См.: История Пассажирского автотранспортного предприятия № 2: http://www.kazan-patp2.ru/o-predpriyatii/istoriya/
  10. См.: Бобченко Т.С., Гарзавина А.В., Синицына К.Р. Казань. Путеводитель. – Казань: Татарское книжное издательство, 1970. – 208 с. – С.194.
  11. См.: Казань. Туристская схема. – Москва: Главное управление геодезии и картографии при Совете Министров СССР, 1977.
  12. См.: http://www.etomesto.ru/map-kazan_1977/
  13. 89 автобус