Ринат Шәмсетдинов
Ринат Әхмәд Улы Шәмсетдинов (1971 елның 23 гыйнвары, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия регбичысы һәм регбилиг уенчысы, Россиянең спорт мастеры, квалификацияле регби тренеры[1]. Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы[2].
Ринат Шәмсетдинов | |
---|---|
Туган | 23 гыйнвар 1971 (53 яшь) Россия |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | игрок в регбилиг |
Биография
үзгәртүРинат Шәмсетдинов 1971 елның 23 гыйнварында Казанда туа. Үз карьерасы дәвамында Казан «Стрела» өчен чыгыш ясаган. Регби-13 буенча алты тапкыр ил чемпионы, 2002 елгы Россия Кубогы иясе. Команда өчен 2005 елгы чакыру Кубогында чыгыш ясаган[3][4].
Россия җыелма командасы составында — 2001 елда студентлар арасында Европа чемпионатының көмеш призеры, 2002 елда Россия җыелма командасы составында Казан Үзәк стадионында АКШ җыелма командасын җиңә[5]. Шулай ук 2000 елгы регбилиг буенча дөнья чемпионатында өч матч уйный[6][7]. 2004 елда Яңа Зеландия буенча Россия җыелма командасы турнирында катнаша[8]. 2005 елда Европа чемпионатында (Европа милләтләре Кубогында) уйный[9].
Хәзерге вакытта регби тренеры булып тора, «Спектр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә балалар белән шөгыльләнә. 2017 елда Казанда спортның уен төрләре буенча иң яхшы тренер дип таныла[10]. Салмачы бистәсендә яши. Улы регби командасы өчен уйный[11].
2013 елда Шәмсетдинов суд приставлары тарафыннан кыйнала: аны, янәсе, законсыз төзелгән һәм сүтелергә тиеш булган таунхаустан куып чыгарырга маташалар[12].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тренеры. Шамсутдинов Ринат Ахмедович(үле сылтама) (рус.)
- ↑ Президенту Республики Татарстан Минниханову Р.Н. от жителей дома 23 по ул. Строителей, пос. Салмачи (рус.)
- ↑ Cougars prove to be streets ahead of tenacious Strela Yorkshire Post, 13 March 2005
- ↑ Powergen Challenge Cup(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка carnegiechallengecup.co.uk, 8 March 2006
- ↑ Международный турнир по регби-7 EMIRATES AIRLINES DUBAI RUGBY SEVENS(үле сылтама) (рус.)
- ↑ Профиль на сайте Rugby League Project (ингл.)
- ↑ Rugby League World Cup 2000 2002 елның 21 февраль көнендә архивланган. (ингл.)
- ↑ Russian National team is preparing for the tour to New Zealand 2007 елның 19 сентябрь көнендә архивланган. leagueunlimited.com, 4 August 2004
- ↑ France 80 Russia 0 2017 елның 4 сентябрь көнендә архивланган. rlef.eu.com
- ↑ Комитет физической культуры и спорта Казани подвел итоги спортивной жизни города за 2017 год(үле сылтама) (рус.)
- ↑ В КАЗАНИ СТАРТОВАЛИ СОРЕВНОВАНИЯ ПО РЕГБИ «REGBIST.RU» 2020 елның 28 октябрь көнендә архивланган. (рус.)
- ↑ В Казани судебные приставы избили чемпиона России по регби (рус.)