Ринат Зарипов (Ринат Гыйрфан улы Зарипов, 2 ноябрь 1947(1947-11-02) (76 яшь), Мукачеве, Карпат арты өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — механика өлкәсендә галим, физика-математика фәннәре докторы (1996), ТР атказанган фән эшлеклесе (1998). 1970 елдан ССРБ ФА Казан филиалында, 1991 елдан РФА КФҮ физика-техника институтында, 1996 елдан тоташ мохит механикасы лабораториясе мөдире, 1998 елдан фән эшләре буенча директор урынбасары. Мохитләрдәге сызыклы булмаган тибрәнешләр, дулкыннар һәм тәртипле структуралар турында фәнни хезмәтләр авторы.

Ринат Зарипов
Туган телдә исем Ринат Зарипов
Туган 2 ноябрь 1947(1947-11-02) (76 яшь)
Мукачеве, Карпат арты өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Яшәгән урын Имәнлек урамы[d], Казан[1]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0