Ринат Аюкаев
Ринат Аюкаев, Ринат (вариант: Ренат[1]) Исхак улы Аюкаев (2 март 1937, Бохара, Үзбәкстан ССР, СССР — 23 август 2012, Петрозаводск, Карелия, Россия) — су чистарту өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы (1981), профессор (1983). Карел АССР атказанган фән эшлеслесе (1987). 1959-1964 елларда «Саратовгипропромсельстрой» институтында инженер. 1964-1977 елларда Куйбышев инженер-төзелеш институтында фәнни-педагогика эшендә. 1977 елдан Петрозаводск университетында су белән тәэмин итү кафедрасы мөдире. Табигый һәм агып төшә торган суларны чистартуга караган фәнни хезмәтләр авторы.
Ринат Аюкаев | |
---|---|
Туган | 2 март 1937 Бохара, Үзбәкстан ССР, СССР |
Үлгән | 23 август 2012 (75 яшь) Петрозаводск, Карелия, Россия |