Римма Фатыйхова   (1 август 1948 ел) — педагог, галим-психолог. Югары мәктәп укытучысы. Психология фәннәре кандидаты (1982), педагогия фәннәре докторы (2001), профессор (2003). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2006), Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2008) һәм мәгариф отличнигы (1995).

Римма Фатыйхова
Туган 1 август 1948 ел
Башкорт АССР Салават районы Иске Каратаулы (хәзер Малаяз) авылы
Белем Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006),

Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2008),

Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1995), Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамоталары

Биографиясе үзгәртү

Римма Мөхәммәт кызы Фатыйхова 1948 елның 1 августында Башкорт АССРның Салават районы Иске Каратаулы (хәзер Малаяз) авылында туган.

1966 елда бу районның Боксит урта мәктәбен тәмамлый. Башкорт дәүләт университетының чит ил телләр факультетына укырга керә.

19711973 елларда Малаяздагы башкорт интернат-мәктәбендә һәм Свердловск шәһәре Орджоникидзе районының эшче яшьләрнең 1-нче кичке урта мәктәбендә инглиз телен укыта.

1974 елдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшли.

1984 елдан 1998 елгача һәм 2010 елда психология кафедрасы мөдире. 1998 елдан педагогика һәм психология факультеты, 20012010 елларда психология факультеты деканы.

Психология фәннәре кандидаты (1982), педагогия фәннәре докторы (2001), профессор (2003).

Фәнни тикшеренүләре шәхес психологиясе мәсьәләләренә һәм педагогик аралашу проблемаларына багышланган. 240-тан артык фәнни хезмәт авторы.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

Римма Фатыйхова — Педагогик белем бирү буенча халыкара фәнни академиясенең әгъза-корреспонденты, Педагогика һәм иҗтимагый фәннәр академиясе академигы, 2003 елдан Россия мәгарифе психологлары федерациясенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе рәисе.

Фәнни хезмәтләре үзгәртү

    • Культура педагогического общения. Уфа, 2003;
    • Психологический анализ педагогической деятельности и субъектов образовательного процесса. Уфа, 2015;
    • Социально-психологический (адаптационный) тренинг. Уфа, 2016.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2006)
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре (2008)
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (1995)
  • Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамоталары

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Земля салаватская, земля батыра. Уфа, Гилем, 2010, стр. 321.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү