Рима Ключарева - актриса. 1954 елның 16 февралендә БАССРның Туймазы шәһәрендә туа. 1980 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый. 1990 елдан Туймазы татар дәүләт драма театрында эшли. Башкортстанның атказанган артисткасы.

Рима Ключарева
Рима Шәһит кызы Ключарева
Туу датасы:

16 февраль 1954(1954-02-16) (70 яшь)

Туу җире:

CСҖБ, РСФСР, БАССР, Туймазы

Һөнәре:

актриса

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Бүләк һәм премияләр:

Башкортстанның атказанган артисты

Театрда сәхнәләштергән рольләре үзгәртү

  • Хәмдия «Ак калфак»
  • Наилә «Без бит авыл малае”
  • Таифә «Өч аршын җир»
  • Мәдинә «Кәләш әйттергәндә»
  • Дания «Илгизәр +Вера»
  • Мәдинә «Төнге кунак»
  • Цу «Торна каурыйлары”
  • Марина «Авыл күренешләре»
  • Зәйтүнә «Һинд кызы»
  • Зөбәрҗәт «Ай тотылган төндә»
  • Савилә «Сихерче»
  • Наҗия «Портфель»
  • Зөлхиҗә «Гөл бакчасы»
  • Ана «Әнием сукмагы»
  • Леди Мильфорд «Мәкер һәм мәхәббәт»
  • Вера, кече кыз «Безнең тузганак»
  • Хатын «Онытылган адәм»
  • Ана «Алыш бармы, атыш бармы?»
  • Мойра «Ташлама утны, Прометей!»
  • Әминә «Легионер»
  • Алып баручы, Ана «Тукай белән очрашулар»
  • Шаһидә «Урманнарга керсәң…»
  • Сара "Әрем исе"
  • Розалия “Түтиләр”
  • Сәмига "Җизнәкәй"

Сылтамалар үзгәртү