Реституция - сделканың яраксыз дип гамәлдән чыгарылуының хокукый нәтиҗәсе; мондый очракта яклар (яки аларның берсе) гамәлдән чыгарылган сделка нигезендә алынганның бөтенесен дә кире кайтарырга тиешләр. Алынганны натуралата кайтарып бирү мөмкин булмаганда, әгәр дә кануннарда бүтән чаралар каралмаган булса, кайтарылырга тиешле әйберләрнең тулы бәясе түләнә. Реституция ике яклы һәм бер яклы була. Ике яклы реституция булганда, сделкада катнашучыларның барысы да сделка төзелгәнгә кадәрге хокукый халәткә кайтарылалар. Бер яклы реституция булганда, алынган нәрсәләр бер якка гына (гадел гамәл кылган якка) кире кайтарыла. Гаделсезлек күрсәткән якка бернәрсә дә кире бирелми, килешү буенча аңа тиешле бар нәрсә дәүләт табышы булып исәпләнә.