Табыш — суммарлы керемнәр һәм әлеге товарларны һәм хезмәттәрне җитештерү яки сатып алу, саклау, транспортлау, сату чыгымнары арасындагы уңай аерма.

Табыш бухгалтерлык исәбендә һәм салымнар салуда — товарлар сатудан килгән керемнең аларны җитештерүгә һәм сатуга киткән чыгымнар суммасыннан артыграк булуы, икътисад теориясендә — товарларны реализацияләүдән килгән керемнең аларны җитештергәндә кулланылган барлык ресурсларның гомуми альтернатив кыйммәтеннән артык булуы.[1]

Эшмәкәр, капитал (биналар, корылмалар, җиһазлар) хуҗасы, аларны үз фирмасы эшчәнлеген тәэмин итү өчен кулланса, бу фирма табышының бер өлеше рәвешендә керем ала. Шул ук вакытта табышны ул фирма өчен капитал туплап кына түгел, ә бу капитал ярдәмендә дә алырга мөмкин, чөнки, беренчедән, сатып алучыларны кызыксындырырлык хезмәт күрсәтүләрне, товарлар җитештерүне оештыра, икенчедән, сатып алучылар бу хезмәт күрсәтүләр һәм товарларга аларны җитештерүгә киткән чыгымнардан күбрәк бәя түләргә әзер тора. Башкача әйткәндә, табыш — җитештерүгә, эшне оештыруга капитал хуждсы тоткан чыгымнарга караганда сатып алучылар күбрәк бәядән алырга әзер булган хезмәт күрсәтүләр һәм товарлар җитештерүне оештыру осталыгы өчен килгән керем ул.

Әмма капитал хуҗасы хезмәт күрсәтүләр яки товарлар җитештерү белән үзе шөгыльләнмичә, бу капиталдан вакытлыча файдалану хокукын башка затларга һәм фирмаларга биреп торырга мөмкин. Бу очракта да ул табыш ала, әмма мондый табыш башка төрле булып процент дип атала. Әлеге атама бу табыш күләменең башка кешеләргә яки оешмаларга файдалануга тапшырылган капиталның акчалата кыйммәте процентларында билгеләнүе белән бәйләнгән.

Кешеләр ихтыяҗына караганда ресурсларның чикләнгәнрәк булуы сайлап алу проблемасың китереп чыгара. Кешеләргә бу ресурсларны ничек тотарга икәнлекне, ягъни ларны нинди әйберләр җитештерүдә яки хезмәт күрсәтүләр оештыруда файдалануны сайлап алырга туры килә. Шул ук вакытта, чикләнгән ресурсларны файдалануның бер вариантын сайлап, кешеләр аларны башка нәрсә өчен файдалану мөмкинлеген югалталар. Димәк, һәр сайлап алуның үз бөясе бар, аны икътисад фәнендә альтернатив чыгымнар, кулдан ычкынган файда яки сайлап алу бәясе дип атыйлар.[2]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Очерки по истории бухгалтерского учёта / Я. В. Соколов. — М. : Финансы и статистика, 1991. — 397,[2] с. : портр.; 21 см; ISBN 5-279-00546-0
  2. Dunning T. J. Trade’s Unions and Strikes: Their Philosophy and Intention. — London: Published by the author, and Sold by M. Harley, No 5, Raquet court, Fleet street, E.C. 1860. — P. 3536. — 52 p. (цит. по К. Маркс, «Капитал», гл.24 примечание в конце п.6. К. Маркс и Ф. Энгельс. Сочинения. — 2-е изд. — Т. 23. — С. 770.

Әдәбият

үзгәртү
  • Блауг М. Теория прибыли // Экономическая мысль в ретроспективе = Economic Theory in Retrospect. — М.: Дело, 1994. — С. 424—430. — XVII, 627 с. — ISBN 5-86461-151-4.
  • Прибыль (экономич.) / Винокур Р. Д. // Плата — Проб. — М. : Советская энциклопедия, 1975. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 20).
  • Яроцкий В. Г. Прибыль // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.

Сылтамалар

үзгәртү