Резедә Сабирова
Резедә Сабирова - Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире
Резедә Сабирова | |
---|---|
Туган телдә исем | Сабирова Резедә Надил кызы |
Туган | 3 апрель 1969 (55 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР↓ РФ |
Бүләк һәм премияләре | (2009), Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Рәхмәте (2013), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014), "Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары" истәлек медале (2014), Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы" истәлек медале (2014) |
Биография
үзгәртүСабирова Резедә Надил кызы 1969 елның 3 апрелендә туган. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап, «бухгалтерлык хисабы, анализ һәм аудит, икътисадчы» белгечлеге ала.
Хезмәт эшчәнлеге
үзгәртү- 1988 елда «Казанрезинотехника» җитештерү берләшмәсенең 241 нче балалар бакчасында тәрбияче булып башлый.
- 1999-2002 елларда «Апекс» ЯАҖ, «Стройсервисторг» ҖЧҖ, «Татарстан авыл хуҗалыгы техникасы» ХК ААҖ кебек оешмаларда секретарь-референт булып эшли.
- 2002-2005 елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте бүлегендә әйдәүче белгеч вазыйфасын били.
- 2005 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының җәмәгать оешмалары һәм ММЧ белән эшләү бүлеге баш референты була.
- 2005-2010 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры баш референты.
- 2010-2015 елларда Татарстан Республикасы Президенты референты.
- 2015 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлеге мөдире.
Бүләкләре
үзгәртү- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2009)
- Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Рәхмәте (2013)
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2014)
- "Сочи шәһәрендә 2014 елгы XXII Кышкы олимпия уеннары һәм XI Кышкы паралимпия уеннары" истәлек медале (2014)
- "Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы" истәлек медале (2014)
Чыганак
үзгәртүСабирова Резедә Надил кызы | Официальный сайт Президента РТ(үле сылтама)