Реваз Натадзе (гөрҗ. ნათაძე რევაზ; 1903—Б1984) — совет грузин галим-педагогы һәм психологы, психология фәннәре докторы (1939), профессор (1940), Грузин ССР Фәннәр академиясе академигы (1969)[1] ССРБ педагогия фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты

Реваз Натадзе
Туган 29 октябрь (11 ноябрь) 1903
Үлгән 11 ноябрь 1984(1984-11-11) (81 яшь)
Тбилиси, Грузия ССР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре психолог
Гыйльми дәрәҗә: психология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Грузин ССРның атказанган фән эшлеклесе, грузин, рус, немец, инглиз, француз телләрендә басылган 140 гыйльми эш, шул исәптән биш монография һәм гомуми психология буенча өч дәреслек (грузин телендә) авторы[2]

Биографиясе үзгәртү

Реваз Григорьевич Натадзе 1903 елның 29 октябрендә (яңа стиль буенча 11 ноябрендә) туган.[3]

1927 елда Тбилиси дәүләт университетын тәмамлый (ТДУ), Д. H. Узнадзе җитәкчелеге астында уку йортында психология кафедрасында эшкә кала. 1950 елдан, Д. H. Узнадзе вафат булганнан соң, бу кафедраның мөдире була. 1941-1961 елларда бер үк вакытта Реваз Натадзе Грузин ССР Фәннәр академиясе Психология институтының психология бүлеге мөдире вазифасын башкара. Тбилиси университетында педагогик эшчәнлек белән беррәттән Тбилиси университетында һәм башка югары уку йортларында: А.С.Пушкин исемендәге Педагогия институтында, Театр институтында, Физкультура институтында, шулай ук Кутаиси педагогия институтында педагогика, психология буенча лекцияләр укый . Аның җитәкчелегендә берничә диссертация яклана[2]

Тугыз ел дәвамында Тбилиси университетының фәлсәфә факультеты деканы булып эшли, егерме ел Д. М. Узнадзе исемендәге Психология институты бүлеге белән җитәкчелек итә, Педагогика институтының балалар психологиясе бүлеген җитәкли. Кайбер фәнни җыентыклар һәм журналларның редакторы, Грузин совет энциклопедиясе өстендә эшләүдә катнаша, «Вопросы психологии» журналы редколлегиясе әгъзасы, Грузия ССР Фәннәр академиясе каршындагы Психология буенча Координация советы рәисе, грузин психологлары җәмгыяте рәисе (1964-1974) һәм ТДУ янындагы психология буенча гыйльми дәрәҗәләр бирү советы рәисе була. Иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнеп, дистә елдан артык хезмәтчәннәр депутатларының Тбилиси шәһәр һәм район советы депутаты булып тора, анда мәгариф буенча даими комиссия белән җитәкчелек итә.[2]

Реваз Григорьевич Натадзе 1984 елның 11 ноябрендә Тбилисидә вафат була, шәһәрнең Вакий зыяратында җирләнгән.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Педагогическая энциклопедия / Глав. ред. И. А. Каиров и Ф. Н. Петров. к. 3. — Москва: Советская энциклопедия, 1966. — 880 с.
  • Грузинская советская энциклопедия: Том 7. — Тбилиси, 1984.

Сылтамалар үзгәртү