Рахманкол Корбанов
Рахманкол Корбанов (12 [25] июль 1912, Карабаг, Бохара әмирлеге, Рәсәй империясе[1]—9 июнь 2012, Ташкәнт, Үзбәкстан) — үзбәк совет фирка-дәүләт эшлеклесе.
Каршы педагогия техникумында (1928-1931), Бохара педагогия институтында (1933-1937), БК(б)Ф каршындагы Югары фирка мәктәбендә (1946-1949) укыган.
Үзбәкстан коммунистик фиркасе Кашкадәрья (1952-1956), Әндиҗан (1956-1961) өлкә комитетлары беренче сәркәтибе, ҮзССР министрлар шурасы рәисе (1961-1971), ҮзССР совхозлар министры урынбасары (1971-1975). СБКФ ҮК әгъзалыгына нәмзәт (1961-1971), 4-8 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты. Икътисад фәннәре докторы (1966).
Рахманкол Корбанов | |
---|---|
Туган | 25 июль 1912 Бохара ханлыгы |
Үлгән | 9 июнь 2012 (99 яшь) Үзбәкстан |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | СБКФ ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе[d] |
Һөнәре | икътисадчы, сәясәтче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |