Рауф Хаҗиев
Рауф Солтан улы Хаҗиев (әзери. Rauf Soltan oğlu Hacıyev; 1922 елның 15 мае, Бакы — 1995 елның 19 сентябре, Бакы) — совет, азәрбайҗан композиторы, сәясәт эшлеклесе. ССРБның Халык артисты (1978).
Рауф Хаҗиев | |
---|---|
Туган телдә исем | әзери. Rauf Soltan oğlu Hacıyev |
Туган | 15 май 1922[1] Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d][1] |
Үлгән | 19 сентябрь 1995 (73 яшь) Бакы, Әзербайҗан |
Күмү урыны | Шәрәфле каберләр аллеясе[d] |
Ватандашлыгы | СССР Әзербайҗан |
Әлма-матер | Бакы музыка академиясе[d] |
Һөнәре | дирижёр, композитор, кинокөйязар, сәясәтче, пианист |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Тормыш юлы
үзгәртүРауф Хаҗиев 1922 елның 15 маенда Бакыда туган. 18 яшендә үзенең беренче әсәрен — «Студентлар шаяруы» опереттасын яза.
1948—1949 елларда Мәскәү консерваториясендә инструментлау классы буенча Николай Раковта укый, 1953 елда композиция классы буенча Азәрбайҗан консерваториясен тәмамлый (Кара Караев чыгарылышы)[2].
1955 елда Азәрбайҗанның Дәүләт эстрада оркестрын оештыра, 1964 елга кадәр аның сәнгать җитәкчесе була[3].
1964 елда Бакы филармониясе директоры була, ә бер елдан соң Азәрбайҗан ССР мәдәният министры вазыйфасын башкара, шул вазыйфада 1971 елга кадәр эшли.
Совет җитәкчелеге инициативасы буенча Африка кыйтгасында сәнгать мәсьәләләре буенча генераль киңәшче сыйфатында Әлҗәзаирга җибәрелә, анда 8 ел эшли. Әлҗәзаирда музыка, бию һәм театр академияләрен булдыруда катнаша[4]. Үз музыкасына башкарылган өч бертактлы балеттан торган программаны куюда катнаша, ул Париждагы гастрольләрдә күрсәтелә.
Туган ягына кайткач, Азәрбайҗан ССР Композиторлар берлеге рәисе була, бу вазыйфаны вафатына кадәр биләгән. Азәрбайҗан ССР кинематографистлар берлеге әгъзасы[5].
1995 елның 19 сентябрендә Бакыда вафат була. Шәрәфле каберләр аллеясында җирләнгән.
Бүләкләр
үзгәртү- Азәрбайҗан ССРның мактаулы сәнгать эшлеклесе (1960);
- Азәрбайҗан ССРның халык артисты (1964);
- ССРБның Халык артисты (1978);
- Ленин ордены (1982);
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1959);
- Хөрмәт Билгесе ордены;
- Медальләр.
Иҗат
үзгәртү- Симфоник әсәрләр
- 1950 — «Яз» кантатасы (Сәмәд Вургун һәм Рза Расул сүзләре)
- 1952 — скрипка һәм оркестр өчен концерт
- 1953 — «Яшьләр симфониясе»
- 1954 — «Бию рәсемнәре» сюитасы
- 1962 — «Хореографик сюита»
- 1972 — «Әлҗәзаир Суиты»
- 1976 — Сәмәд Вургунга багышланган кантата
- 1982 — «Шәех Санан» симфоник поэмасы
- 1983 — «Сабухи» симфоник поэмасы
- 1984 — «Хази Асланов» симфоник поэмасы
- Ораторийләр
- 1957 — «Азатлык турында повесть»
- 1964 — «Мәңгегә бергә»
- 1966 — «Азәрбайҗан букеты»
- Камера оркестры өчен сочинениеләр
- 1965 — поэма-экспромт
- 1969 — Җәфәр Җаббарлы истәлегенә поэма
- 1982 — симфония
- Балетлар
- 1969 — «Лезгинка» (балет миниатюрасы)
- 1969 — «Яллы» (балет миниатюрасы)
- 1972 — «Азәрбайҗан сюитасы» (балет миниатюрасы)
- 1974 — «Өч революция»
- 1975 — «Ут»
- 1978 — «Урия»
- Оперетталар
- 1940 — «Студентлар шаяруы»
- 1959 — «Күршеләр» (1960 — «Ромео, минем күршем» дип аталган яңа басма)
- 1963 — «Куба — минем мәхәббәтем!»
- 1969 — «Елмаюыңны яшермә» («Кавказ туганнан туган»)
- 1971 — «Дүртенче умыртка»
- 1975 — «Әни, мин өйләнәм»
- 1980 — «Юл чаты»
- Валерий Брумель либреттосына «Алтын каравелла»
- Гозәир Хаҗибәковның 100 еллыгына багышланган «Монда һәм анда».
- Башкалар
Эстрада оркестры өчен пьесалар, фортепиано өчен «Тарантелла», «Лезгинка», «Дагстан» (1940) миниатюралары, тынлы уен кораллары өчен секстет (1967), балет циклы — «Әлҗәзаир миниатюралары» (1972), спектакльләргә музыка (шул исәптән Исмаиловның «Ике гаилә» спектакленә (1955) һәм фильмнарга).
100гә якын җыр авторы, алар арасында «Минем Азәрбайҗаным», «Бахар гәлир» («Яз килә»), «Сәвгилим» («Яратканым»), «Бакы», «Ләйлә».
Фильмография
үзгәртү- 1941 — «Низами»
- 1956 — «Кара кыялар»
- 1957 — «Бәхет һәм хезмәт җырлары»
- 1958 — «"Казбек" тартмасы» (кыска метражлы)
- 1958 — «Күләгәләр шуыша»
- 1958 — «Аның 150 елы»
- 1959 — «Ныгытма сере»
- 1959 — «Азәрбайҗан мәдәнияте язы»
- 1962 — «Мин бииячәкмен»
- 1963 — «Әхмәд кайда?»
- 1963 — «Ромео, минем күршем»
- 1966 — «Чернушка»
- 1967 — «Җир, диңгез, ут, күк»
- 1970 — «Апшерон ритмнары» (кулланыла торган музыка)
- 1976 — «Азәрбайҗан халкы»
- 1977 — «Коммунистлар турында поэма»
- 1982 — «Композитор Рауф Хажиев»
- 1987 — «Монда һәм анда».
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 Гаджиев Рауф Солтан оглы // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 2,0 2,1 Гаджиев Рауф Солтан оглы (рус.), БСЭ.
- ↑ Гаджиев Рауф Солтан-оглы (рус.), Biografija.ru.
- ↑ Гаджиев Рауф Солтан оглы (рус.), kino-teatr.ru.
- ↑ Гаджиев, Рауф Солтан оглы — RuData.ru, archived from the original on 2021-07-20, retrieved 2021-07-20
Сылтамалар
үзгәртү- Rauf Hacıyev 2017 елның 2 март көнендә архивланган.