Рамил Мөдәрисов (18 июль 1956 ел) — галим-тарихчы. Тарих фәннәре докторы, профессор (2003). Югары мәктәп укытучысы.

Рамил Мөдәрисов
Туган 18 июль 1956(1956-07-18) (67 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре тарихчы, мөгаллим
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Рамил Зөфәр улы Мөдәрисов 1956 елның 18 июлендә Уфа шәһәрендә туа. 1979 елда Башкорт дәүләт университетын «тарихчы» квалификациясе буенча тәмамлый.

1979-1980, 1983-1989 һәм 1998-2005 елларда хәзерге Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренеләр үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының гыйльми хезмәткәре, 1989-1997 елларда Башкорт дәүләт педагогия институты һәм М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта.

1987 елда тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Развитие горнозаводской промышленности Южного Урала в первой половине XIX века» темасына диссертация яклый. 2003 елда тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, «Промышленность Южного Урала в первой половине XIX века: 1801-1861 гг.» темасына диссертация яклый.

2005 елдан — Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы укытучысы, «Фәлсәфә, тарих һәм хокук» кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни хезмәтләре тау сәнәгате, алтын казу сәнәгате, тоз кәсепләре, Көньяк Уралның эшче сыйныфы тарихына багышланган. 80‑нән артык фәнни хезмәт, шул исәптән югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы.

Төп хезмәтләре үзгәртү

    • Горнозаводская промышленность Южного Урала в первой половине XIX в. Уфа, 1998;
    • Промышленность Южного Урала в первой половине XIX века (1801—1861). Уфа, 2003.

Шулай ук карагыз үзгәртү

    • Винокуренные заводы
    • Кожевенные заводы

Искәрмәләр үзгәртү


Чыганаклар үзгәртү

  • Мөдәрисов Рамил Зөфәр улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Сылтамалар үзгәртү

Профиль Мударисова Рамиля Зуфаровича на официальным сайте «Финансовый университет: Годы и люди» 2022 елның 3 июль көнендә архивланган.