Рәгаиб кичәсе

(Рагаиб кичәсе битеннән юнәлтелде)

Рәгаиб кичәсеРәҗәп аеның 1 нче җомга киче. Рәгаиб сүзе гарәп теленнән тәрҗемәдә «теләкләр» вә «морадлар» дигән мәгънәгә туры килә.

Рәгаиб — ислам дине буенча Аллаһ гафу вә рәхмәтен колларына күбрәк иттереп бирелгән һәм догалар кабул ителә торган кичә.

Мөхәммәт пәйгамбәр әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахланган кичәсе санала.

Ислам дине буенча Рәгаиб кичәсендә Мөхәммәт пәйгамбәргә Аллаһ үзенең рәхимлеген иңдергән, бу кичтә чиксез күп фәрештәләр иңгән. Пәйгамбәр Аллаһка шөкерләр кылып 12 рәкәгать нәфел намазлары кылган дип сөйләнә.

Бу кичәнең, дөрестән дә, Аллаһ каршысында сайланганлыгы турында Коръәндә дә, пәйгамбәрнең хәдисләрендә дә әйтелми.

Рәҗәб аеның изгелеге турысында дини чыганакларда әйтелмәгән булса да, бу айның Аллаһ каршысында башка айларга караганда изге айларның берсе итеп билгеләнгәне мәгълүм.

Чыганаклар үзгәртү