Равил Вагыйзь улы Галиуллин (1940 елның 1 гыйнвары, Турдей станциясе, Тула өлкәсе, ССРБ — 2010 елның 1 феврале, Мәскәү, Россия) — Совет һәм Россия галиме. Евграф Федоров исемендәге премия лауреаты (1998). Физика-математика фәннәре докторы. РФА А. В. Шубников исемендәге кристаллография институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре[1][2]. Галәмнең кристаллга охшаган моделе авторы[3].

Равил Галиуллин
Туган 1 гыйнвар 1940(1940-01-01)
Турдей, Тула өлкәсе, РСФСР, СССР
Үлгән 1 февраль 2010(2010-02-01) (70 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче РФА бәллүрбелем институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы

үзгәртү

Равил Галиуллин 1940 елның 1 гыйнварында Тула өлкәсе Турдей станциясендә эшче татар гаиләсендә туа[1]. Галимнең әтисе мичче булып эшләгән.

1957 елда Омскида урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптән соң Иркутск геология идарәсенең гидрогеология экспедициясендә бораулау эшчесе булып эшли, аннан соң өлкән бораулау остасы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Өч ел Павловск шәһәрендә хезмәт итә. Армиядән соң Омск геологик экспедициясендә бораулау мастеры булып эшли. 1962 елда Мәскәү дәүләт университетының геология факультетына укырга керә. 1968 елда укуын тәмамлый.

«Шпат» геологик экспедициясендә (Красноярск крае, Тура бистәсе) өлкән инженер-кристаллограф булып эшли. 1968 елда ССРБ Фәннәр академиясенең кристаллография институтына стажер-тикшеренүче итеп кабул ителә. 1971 елда физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә «Матрично-векторный вывод фёдоровских групп» темасы буенча диссертация яклый. 1979 елда В. А. Стеклов исемендәге Математика институтында «Кристаллографическая геометрия» темасы буенча фәннәр докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый. Галәмнең кристаллга охшаган моделе теориясен барлыкка китерә.

Халыкара кристаллографлар берлеге каршындагы симметрия терминологиясе буенча комиссия әгъзасы. Фәнни юнәлеш формалаштырган — кристаллографиянең геометрик нигезләрен аксиоматик төзү.

1997 елда аңа «Геометрик кристаллография һәм структур фаза күчешләре» эшләре циклы өчен Россия Фәннәр академиясенең Е. С. Федоров исемендәге премия бирелә[4].

Мәскәү өлкәсе педагогика институтында лекцияләр укыган.

2010 елның 1 февралендә Мәскәүдә авыр авырудан соң вафат була[5].

Бүләкләр

үзгәртү
  • 1997 — РФАнең Е. С. Федоров исемендәге премия лауреаты, «Геометрик кристаллография һәм структур фаза күчешләре» эшләре циклы өчен

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Памяти Равила Вагизовича Галиулина
  2. Галиулин Равил Вагизович (1940—2010) действительный член РМО, archived from the original on 2014-08-11, retrieved 2021-03-28 
  3. СТИХИ И ПРОЗА
  4. Премия имени Е. С. Федорова, archived from the original on 2014-08-09, retrieved 2021-03-28 
  5. Равил Вагизович Галиулин (01.01.1940-01.02.2010) // Кристаллография. 2010. Том 55. № 4. с. 767—768 (раздел Некрологи)